Тест чаралары

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан Казанда ике тест чарасы үткәрелде. Алар оештыручы шәһәрнең алда көтелүче халыкара вакыйгага әзерлеген тикшерергә булыштылар.

Кышкы спорт төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы Бөтендөнья Кышкы Уеннар үткәрүгә әзерлекнең мөһим өлеше булды.

Әлеге ярышлар ярдәмендә оештыру комитеты катнашучылар һәм кунаклар өчен сервислар, спорт объектлары һәм персоналның әзерлеген сынап карый алды.

Фактлар һәм саннар:

  • 4 спорт объекты
  • 6 спорт төре
  • 500дән артык спортчы
  • Россиянең 36 төбәге
  • 490 волонтер
  • 210 судья

Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча бөтенроссия ярышлары Казанда икенче тест чарасы булды. Алар кабул итүче шәһәрнең мөмкинлекләрен бәяләргә ярдәм итеп кенә калмадылар, ә флорболны универсаль спорт төре буларак популярлаштырырга да булыштылар.

Фактлар һәм саннар:

  • 1 спорт объекты
  • 1 спорт төре
  • 130дан артык спортчы
  • Россиянең 9 төбәге
  • 82 волонтер