Click here to find out results of the All-Russian National Special Olympics Floorball and Unified Floorball Competitions.
Яңалыклар

Ольга Слуцкер: Бу ярышларда сәяси чикләр юк, алар – кешенең үз–үзен җиңә алуына дәлил

IMG_5304.jpg

Россиянең Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер бүген Казанның “Буревестник” стадионында үткән Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы ярышлары ачылу тантанасында чыгыш ясады.

“Бу Спартакиада һәм без 2022 елда үткәрүче Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – Россия өчен үзен бар дөньяга күрсәтү, акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә җәмгыятьтә яраклашырга ярдәм итү, аларны кабул итү сорауларында алдынгы урыннар яулау өчен зур мөмкинлек. Бу җәмгыять гуманизм тирәсендә берләшсен, аның бар дөньяда яклауга мохтаҗ зур төркемгә игътибар итсен өчен кирәк”, – дип билгеләп узды Ольга Слуцкер.

“Махсус Олимпиада хәрәкәте спортның бөек рекордлар кую өчен генә каралмаган икәнлеген күрсәтә. Бу әле тагын акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә тернәкләнү, җәмгыятьтә яраклашу, үзләрен аның бер өлеше итеп тою һәм бәхетле яшәү өчен зур мөмкинлек тә. Махсус Олимпиада ярышларында медальләр зачеты дигән нәрсә юк, милли флаглар да күтәрелми. Бу ярышларда сәяси чикләр дә юк, алар – кешенең үз–үзен, беренче карашка җиңә алмаслык нәрсәләрне җиңә алуына дәлил. Бу безнең һәрберебезнең күп нәрсә булдыра алуына өмет тудыра. Еш кына безнең махсус атлетларыбызның көчен, кыюлыгын һәм оптимизмын күргәч, өметсезлеккә бирелгән кешеләрнең кәефләре уңай якка үзгәрә”, – диде Россиядәге Махсус Олимпиаданың президенты.

Ольга Слуцкер шулай ук Татарстанның 2022 елдагы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын лаеклы рәвештә үткәрү өчен бар мөмкинлекләре дә бар дип белдерде.

– Татарстан – һәрвакыттагыча алдынгы һәм заманча төбәк. Биредәге тарихи мәдәни традицияләр һәм инновацияләргә булган омтылыш симбиозы зур хөрмәт уята. Шунысы күңелле, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннарын үткәрүгә биргән заявкабызны яклаганда, Татарстанны спорт башкаласы дип инде без түгел, ә безнең чит ил хезмәттәшләребез атады. Республиканың имиджы инде оешкан. Безнең Казанда тарихта иң яхшы Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннары үткәрәчәгебезгә бер генә шик тә юк. Моңа безнең чит илдәге хезмәттәшләребез дә ышана, алар Татарстан белән очрашуны зур түземсезлек белән көтә”, – дип йомгак ясады ул.

Бүлешергә