Click here to find out results of the All-Russian National Special Olympics Floorball and Unified Floorball Competitions.
Яңалыклар

“Чын спорт бәйрәме бу!”

IMG_2329.jpg

Спартакиаданың соңгы көнендә карда йөргечләрдә йөгерүдә катнашучылар 50, 200 һәм иң озын дистанциягә – 800 метр арага йөгерделәр. Буранлы һава торышы өстәмә сынауга әйләнсә дә, өсләренә җылы куртка кию, финишта кайнар чәй эчү, аннары бүләкләү тантанасында һәр атлет хокуклы рәвештә лаеклы булган медальне алу икеләтә шатлыклы булды. Иң гадәти булмаган тәҗрибәне, мөгаен, Краснодар краеннан килгән спортчылар алгандыр. Тренерларының сүзләренә караганда, алар ярышларга “плюс унөчтә” әзерләнгәннәр, ә Казанда исә аларга тискәре температураларга ияләшергә туры килгән.

Төрле дистанцияләрдә иң яхшы вакытны Динара Садикова, Сергей Героев, Ольга Пупышева, Марина Новоселова, Мария Потапова, Кристина Тарасова, Оксана Зайцева, Василиса Калинина, Екатерина Задорожная, Анна Семинихина, Марья Яфарова, Антон Башкатов, Александр Иордан, Александр Петухов, Илнур Хибәтуллин, Валерий Чуфранов, Алексей Андрюхин, Данил Старовойтов, Александр Помосов, Александр Гаськов, Алексей Манаев, Александр Фокин, Екатерина Зверева, Артем Баранов һәм Сергей Салмин күрсәтте.

“Спартакиадага озак әзерләндем, һәм беренче стартлар дулкынландыргыч иде. Ләкин мин югалып калмадым һәм лаеклы итеп йөгереп уздым. Карда йөргечләрдә йөгерү – гадәти булмаган спорт төре, ләкин ул миңа шундук ошады. Мин аңардан ләззәт алам. Спартакиаданы ничек оештырулары ошады. 2022 елда Казанга кире кайтырмын дип өметләнәм!” – дип сөйләде Иркутск өлкәсеннән килгән Кристина Тарасова.

“Мин карда йөргечләрне йөгерүне бик яратканга сайладым. Казандагы катнашучылар бик әйбәт, оештыру ягы шәп! Киләчәктә барысының да уңышлы итеп чыгыш ясауларын телим. Спорт миңа яхшы тәэсирләр һәм уңай хисләр бирә”, – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Ксения Бяхова.

“Свияга калкулыклары” спорт комплексында сноубордчылар һәм тау чаңгычыларының “слалом” дисциплинасында финаллары үтте. Әлеге спорт төрләрендә алтын медальләрне Ирина Рудакова, Ольга Шутова, Александра Давыденко, Василий Кухтевич, Роман Новиков, Никита Исаев, Артем Каличенко, Анна Томских, Татьяна Бандурина, Александр Былков, Александр Николаев, Антонина Бобкова һәм Елена Назарзода яулады.

“Барысына да түздегез, афәрин! Трасса әйбәт, волонтерлар ачык йөзле. Тулаем алганда, чын спорт бәйрәме бу! Без канәгать калдык”, – диде тау чаңгылары спорты буенча тренер Гуля Дюдина.

“Мондый ярышлар безнең өчен бик мөһим. Бу балалар өчен өстәмә күнекмәләр, алар яңа максатларга омтыла. Бу аларны күпкә җыйнаграк итә, аларның иммунитетын күтәрә. Ярышларсыз күнекмәләр бер үк нәрсә түгел. Спортчыларыбызны котлыйсыбыз килә!” – диде бер катнашучының әнисе.

Катнашучылар, аларның әти-әниләре оештыручыларга кунакчыллыклары өчен рәхмәт әйттеләр һәм 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиадага кире кайту теләген белдерделәр.

Бүлешергә