Click here to find out results of the All-Russian National Special Olympics Floorball and Unified Floorball Competitions.
Яңалыклар

“Мин бу Спартакиаданы бик озак онытмаячакмын!”

GRED3897.jpg

Бүген, 7 февраль көнне, “Локомотив” стадионында Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасының чаңгы узышлары буенча ярышлары тәмамланды.

Казанда сибәләүче яңгыр кисәк кенә сизелерлек бураннар белән алмашынды, һәм һава торышының шулай үзгәрүе чаңгычылар өчен җиңел булмаган шартлар тудырды. Тик барлык дистанцияләрдәге ярышлар, шул исәптән, 1 километр арада узышулар да уңышлы узды. Көчле салкыннарга карамастан, стадионда күтәренке кәеф һәм шатлык мохите хөкем сөрә иде. Күп кенә спортчылар өчен бураннар каршылык түгел иде. Хәтта киресенчә.

– Һава торышы безнең өчен киртә түгел. Бүген чаңгычыларыбыз 1 км йөгерәләр. Алдагы көннәрдә без уңышлы чыгыш ясадык, өч спортчыбыз да призер булды. Безнең кредо – эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә. Без ярышлар белән дә, безне ничек кунак итүләре белән дә бик канәгать, – дип сөйләде Төмән өлкәсе командасы тренеры, Ишим шәһәре интернат-мәктәбе физкультура укытучысы Ольга Каткова. – Махсус Олимпиада ярышларына даими йөрибез. Татарстанга беренче тапкыр килдек һәм Казан безне үзенә гашыйк итте. Метрода йөреп карыйсыбыз килә, тик әлегә вакыт юк. Ярышларның үзләрендә шатлыклы, дустанә мохит хөкем сөрә. Стадионда без Коми командасы белән бер “бокста” урнаштык. Спортчыларыбызның ишетү сәләте белән проблемалары булуга карамастан, аралашу өчен бернинди каршылык та тумады.

– Без Вологодск өлкәсенең Бөек Устюг шәһәреннән килдек. Бүген үзебезне өйдәге кебек хис итәбез, дөрес, бездә хәзер 37 градус салкын. Интернат-мәктәптә тәрбияләнүче чаңгы һәм карда йөргечләрдә узышучы спортчыларыбызны алып килдек, аларга 16-18 яшь. Бүген дүрт призлы урын яуладык. Бик яхшы тәэсирләр алдык! Бар да шәп, югары дәрәҗәдә оештырылган, – дип уртаклашты кичерешләре белән Бөек Устюгның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү мәктәп-интернаты директоры Игорь Кабаков.

– Без укучыларыбыз белән Махсус Олимпиадада 2011 елдан бирле катнашабыз. Бу бик файдалы юнәлеш. Безнең балалар башкалардан әллә ни аерылмый, шундый ук яшүсмерләр. Спорт белән шөгыльләнгәндә, аларның тик ятарга, начар гадәтләргә вакытлары аз кала. Моннан тыш, алар интернатта тәрбияләнүче башка укучыларга үрнәк күрсәтә: хәзер 170 укучыбызның егерме бише төрле секцияләргә йөри. Спорт аларга үз-үзләрен табарга булыша.

Соңгы ярыш көненә спортчыларның көче һәм көрәш рухы бер дә сүрелмәгән, киресенчә, алар максимумга җиткән.

– Моны тасвирлап бетерерлек түгел! Мин бу Спартакиаданы бик озак онытмаячакмын! Шуның кадәр күп хисләр кичерелде! Әлбәттә, һава торышы бераз уңайсыз хәлгә куйды, трассада кыен, буранда сулавы авыррак иде.Үз нәтиҗәләрем өчен борчылам. Ләкин бар да шәп! – дип сөйли Кострома өлкәсе командасының 15 яшьлек спортчысы Николай Фурманов. – Көчле көндәшләр күп. Адреналин күккә аша! Киләсе елда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына килергә хыялланам.

– Әлбәттә, балаларыбыз җыелмага эләгергә тели, тик алар нәтиҗәнең башкача булырга мөмкин икәнлегенә әзер булырга тиеш. Моңа карамастан, алар бар көчләрен куеп чыгыш ясарга тырышалар, чөнки без әзерләндек, – ди Смоленск шәһәренең адаптив физкультура үзәге тренеры Сергей Тихонов. – Тулаем алганда, яхшы тәэсирләр алдык. Кичә Казан буйлап экскурсиядә булдык – бу бик матур шәһәр. Монда тагы бер тапкыр бик рәхәтләнеп киләчәкбез.

Шулай ук бүген Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында Спорт сараеның боз аренасында шорт-трек һәм фигуралы шуу буенча ярышлар тәмамланды.

Шорт-трек 111, 222, 333 һәм 777 метр дистанцияләрендә финаллар белән тәмамланды.

Татарстан командасы тренерлары сүзләренә караганда, аларның барлык спортчылары Менделеевск, Мамадыш, Түбән Кама һәм Казаннан килгәннәр.

– Барысы да тырышып әзерләнде. Әлбәттә, алар дулкынланалар, тик барысының да җиңәсе һәм Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына сайланып алынасылары килә. Барысы да ул ярышларда ил данын якларга тели, – дип билгеләп үтте Татарстан командасының тренерлар корпусы вәкиле. – Без, әлбәттә, алар өчен борчылабыз, чыгышларын көтәбез. Шорт-трек – безнең өчен яңа юнәлеш. Аларны өйрәтүне дәвам итәчәкбез. Спортчыларыбызның барлык шанслары да бар, һәм аларның үсү һәм яңа дәрәҗәгә күчү өчен талантлары җитәрлек.

Ярышлардан соң спортчылар Спартакиада һәм Казаннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар:
– Миңа бозны, мәйданчыкны ничек әзерләгәннәре ошады. Казан – бик матур шәһәр, тарихи урыннар күп, – диде спортчы Альбина. Аның сүзләренә караганда, Спартакиада ярышлары аңа яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булганы өчен ошый.

– Мин бу спортны яратам. Ярышлар миңа кыюлык һәм батырлык бирә. Спартакиадада катнашып, анда җиңү бик ошый, – ди Свердловск өлкәсе командасы спортчысы Светлана Медведева. Аның сүзләренә караганда, аңа бар сәяхәт ошаган.

Шорт-трек буенча ярышлар тәмамланганнан соң, иң мавыктыргыч һәм катнашучылар саны иң аз булган спорт төре – фигуралы шуу буенча финал ярышлар башланды. Бүген ирекле программаны (3 һәм 4 нче дәрәҗә) сигез спортчы, шул исәптән Россиядәге бердәнбер пар – Анна Яковлева һәм Роман Зиннуров күрсәтте.

– Мин Спартакиададан бик яхшы тәэсирләр алдым. Үземнең ничек чыгыш ясавым, барысының да ничек узуы белән канәгать калдым. Без күп хезмәт куйдык. Мин тренерларым һәм миңа көч биреп торучыларның барысына да бик рәхмәтле, – ди Санкт-Петербург командасы вәкиле Анастасия Шкиперова. Ул Шопен композициясе астында чыгыш ясады һәм беренче урынны алды. Спортчы фигуралы шуу белән 13 ел шөгыльләнә, хәзер Петербургның фигуралы шуу академиясендә күнекмәләр ясый.

Екатеринбургның “Хрустальный конёк” спорт мәктәбе тренеры өчен акыл үсешендә үзенчәлекләр булган тәрбияләнүчеләр белән эшләү аның өчен беренче, тик тулаем алганда, уңышлы тәҗрибә булган: укучысы Владимир Пермяков Спартакиаданың көмеш призеры булды.
– Бар да яхшы узды. Владимир программаны яхшы күрсәтте. Чыгыш өчен музыканы – Мөслим Магомаевның “Елмай!” җырын – ул үзе сайлады. Мин аның монда чыгыш ясавына бик шат. Аның кәефе күтәренке, күнекмәләр ясауны дәвам итүне бик тә тели. Дәвам итәчәкбез дә!

Бүлешергә