Click here to find out results of the All-Russian National Special Olympics Floorball and Unified Floorball Competitions.
Яңалыклар

Ирина Никитина: «Махсус Олимпиада миңа балалар йортында җитмәгән нәрсәләрне бирде»

KBO_7317.jpg

Ирина спорт белән балачактан ук шөгыльләнә башлый. Аның туган шәһәре — Пенза. Самбо һәм дзюдо кебек көрәш төрләре белән мавыга, тик кыз бигрәк тә тимераякларны үз итә. «Дәресләрдән соң буш вакытымда мин балалар йорты янындагы шугалакка йөгерә идем. Мин тимераякта шуарга бик яратам. Бервакыт безнең мәктәпкә бер тренер килде дә, кем шуа белә, дип сорады. Беренче булып йөгереп барып: «Мин!» — дип ярып салдым. Беренче тренировкада ул бик аз гына шуып килергә кушты, ә мин 10 әйләнеш ясадым. Миңа: «Тукта, тукта!» — дип кычкыралар. Ә мин шуганнан рәхәтлек ала идем», — дип искә ала Ирина.

Иринаның тренер белән шөгыльләнүе һәм үзенең хезмәт сөючәнлеге киләчәк уңышларына бик ярдәм итә. 2004 елда ул Көньяк Кореяга — үз гомерендәге беренче халыкара ярышларга юл тота һәм аннан өч алтын медаль, шулай ук Наганода узачак Махсус Олимпиадага лицензия белән әйләнеп кайта.

«Тимераякта шуу буенча ярышларга кая да булса барырмын дип, һичкайчан уйламаган идем. Тәүге тапкыр халыкара турнирга баручы һәр спортчы кебек үк хис-тойгылар кичердем. Дүрт дивардан кала һични күрмичә, балалар йортыннан башка шәһәргә, башка илгә чыкканда, көндәшләр белән очрашканда, әлбәттә, борчыласың. Әмма өч алтын яулый алдым», — дип сөйли спортчы.

Япониядәге уеннарда Ирина Никитинаны чираттагы уңыш көтә. Ул тагын өч алтын медаль яулый, ә кайткач, Россия Президенты белән очрашуга чакыру ала.

«Япониядәге ярышлар хәтеремә бик уелып калды, хисләрем ташып торды. Мәскәүдә һәр медальгә Ирина Роднина, Вячеслав Фетисов һәм Владимир Путин кул куйды. Уеннардан соң спортчыларны Мәскәүгә дәшеп, Александровский залында тантаналы очрашуга җыйдылар. Махсус Олимпиада миңа балалар йортында җитмәгән бөтен нәрсәне — үз-үзеңә ышаныч, тормыш максаты, гаилә җылысын бирде», — ди Ирина, мондый ярышларның балалар өчен әһәмиятен ассызыклап.

«Интернатларда, балалар йортларында яки коррекция мәктәпләрендә яшәүче балаларны җәлеп итү бик мөһим. Хәтта әти-әниләре белән яшәгән балалар да үзләрен күрсәтә алырлык Махсус Олимпиадалар турында белми. Биредә һәр бала, хәтта теге яки бу дистанцияне атлап кына узса да, барыбер җиңүче булып кала. Ул барыбер беренче булачак, аны матур тойгы-кичерешләр һәм соклану хисе биләп алачак», — дип саный Уеннарда күп тапкырлар җиңү яулаган Ирина.

Үзе үрнәк күрсәтеп, ул башка балаларны спортка җәлеп итә, бик теләп тәҗрибә уртаклаша, тирә-якталагыларга ярдәм итә алуына шатлана:

«Кайчагында тимераякта шууымны ошатып, яныма башка шәһәрләрнең спортчылары килә. Алар минем ничә ел шөгыльләнүем белән кызыксына. Мондый техникага ирешү мөмкин икәнен күргәч, балалар шуңа омтыла, үзен камилләштерү өчен күбрәк эшли башлый. Әйтик, Мәскәүдән Екатерина Зубованы алыйк. Ул үз вакытында хоккей тимераягында чыгыш ясый иде, бервакыт ничек шууымны күргәч, яныма килде дә, иртәме-соңмы сине барыбер узачакмын, диде. Шулай итеп, ул үзенә бик югары максат куйды һәм, башкалардан үрнәк алып, нәтиҗәгә иреште».

Иринаның спорт казанышлары шорт-трек белән генә чикләнми. Күптән түгел ул велоспорт белән мавыгып китә һәм хәзер Паралимпиадада чыгыш ясарга хыяллана. Мондый үҗәт холыклы спортчының теләгенә ирешәсенә шикләнмәскә дә мөмкин. Ни дә булса тели икән, уңышка ирешер өчен барысын да эшләгәнен ул үзе үк әйтеп тора.

Бүлешергә