Click here to learn more about and register for the All-Russian National Special Olympics Floorball and Unified Floorball Competitions.
Яңалыклар

“Зур нәрсәнең бер өлеше булу мөһим!”

GVB_7639.jpeg

Казанда узган Бөтенроссия Спартакиадасы чараларын үткәрүдә якынча 500 волонтер катнашты. Аларның һәркайсы җитди сынау узды; бу сынауларда волонтер эшчәнлеге тәҗрибәсе һәм күнекмәләре, шулай ук ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур проектның бер өлеше булырга омтылу зур әһәмияткә иде.

Юлия Шәрипова инде 7 елдан артык массакүләм йөгерүләр оештыруда волонтер буларак катнаша. Спортта аны даими хәрәкәт, ә волонтер эшчәнлегендә кызыклы кешеләр белән танышу, яңа нәрсәләргә өйрәнү, башкаларга ярдәм итү мөмкинлеге җәлеп итә. Спартакиадада башкарган эшен Юлия тәҗрибәсенең артуы дип кабул итә. Моңардан тыш, проект аңа дөньяга һәм үзенә башка күзлектән карарга ярдәм иткән.

– Мин “Буревестник” стадионында эшләдем, һәм минем бурычым спортчыларны старт зонасында каршылау, аларны старт линиясенә кадәр озату, өске киемнәрен салырга ярдәм итү, финишта каршылау, киенергә ярдәм итү һәм тренерлары янына озатудан гыйбарәт иде. Минем өчен аларның аралашырга яратулары чын ачыш булды – стартка кадәр 100 метр араны бергә барганда без танышырга, бер-беребез турында ниндидер яңа нәрсә белергә өлгерә идек. Ярышлар вакытында алар өчен җан ата идем. Без Свердловск, Кострома өлкәләре, Санкт-Петербург, Татарстан командалары спортчылары белән дуслаштык, – дип сөйли Юлия. – Мине иң гаҗәпләндергәне менә нәрсә булды. Өч көн эчендә спортчыларга температураның ике градус җылыдан 20 градус салкынга сикерүен күзәтергә туры килде. Моңа беркем дә әзер түгел иде. Аларның озаклап җылынырга, киенергә һ.б. вакытлары юк иде. Алар бер дистанцияне йөгереп үтүгә, озак та үтми, икенчесе башлана иде. Ләкин аларның берсе дә кыенлыклар алдында туктап калмады. Без, гади кешеләр, авырлыклардан куркабыз, ә алар бернидән дә курыкмый диярлек. Аларның рухи яктан көчле булулары һәм төрле шартларда чыгыш ясарга әзер булулары ихлас соклану тудыра. Мин әле дә зур тәэсир астында.

Киләчәктә Юлия Махсус Олимпиада хәрәкәте кысаларында волонтер эшчәнлеген дәвам итәргә, җитәрлек тәҗрибә тупларга, үзен күрсәтергә һәм 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының волонтерлар командасына эләгергә планлаштыра. Спартакиадада ул бу максатка ирешергә кирәклегенә тәмам инанган.

Әминә Гомәрова Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә адаптив физкультура укытучысы белгечлеге буенча белем ала. Ул берничә ел буе чаңгы спорты белән шөгыльләнгән һәм инде өч ел буе волонтер эшчәнлегендә, шул исәптән өлкәннәргә ярдәм итү белән бәйле проектларда катнаша. Спартакиада Әминә өчен бу күнекмәләрнең барысын да берләштерергә һәм “Свияга” комплексында спортчыларны стартка кадәр озатучы һәм финишта каршы алучы мәйданчык волонтеры сыйфатында мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп эшләргә мөмкинлек биргән.

– Һава торышы спортчылар өчен дә, волонтерлар өчен дә зур сынау булды. “Свияга” комплексында бик җилле иде, тик без барыбыз да өстебездә нинди зур җаваплылык ятканын аңлый идек, һәм бу безгә эшебезне намуслы итеп башкарырга булышты. Атлетларның үз чыгышларына булган реакцияләрен күрү бик күңелле иде. Бер спортчы беренче урын яулагач, һәр волонтер һәм судья янына килеп, ихлас күңелдән үз кичерешләре белән уртаклашты. Без аның белән бергә шатландык, – ди Әминә. – Барлык спортчылар да диярлек бик позитив һәм аралашучан иде. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр белән аралашуы ансат түгел дигән фикер бар. Чынлыкта моңа өйрәнергә мөмкин, һәм бу файдага гына булачак. Без Спартакиадада кичергән бик күп уңай хисләр – моңа дәлил.

Талия Садыкова волонтер эшчәнлегенә беренче тапкыр 15 яшьтә килә һәм шундук масштаблы вакыйгага – 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадага эләгә. Шул вакыттан бирле ул төрле проектларда катнашырга тырыша: аңа чын күңелдән зур нәрсәнең бер өлеше булу, лаеклы, кичерешләр тулы тормышта яшәү ошый.

– Берәр нинди үзенчәлекле нәрсәдә катнашкач, син үзең дә үзенчәлеклегә әйләнәсең. Бу Спартакиадада минем күптәнге хыялым чынга ашты: мин атташе функциясен башкардым. Бу кеше кунакларга булыша, аларның барлык сорауларына җавап бирә, аларга өйләреннән читтә мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен барын да эшли. Миңа Костромадан килгән делегацияне беркеткәннәр иде. Мин үзем зур милләтпәрвәр, туган шәһәремне, Татарстанны бик яратам, тик атташе булганда син үз йөрәгеңне делегатларга бирәсең. Шуңа күрә мин үзем озатып йөргән Кострома командасы өчен бик каты җан аттым. Без бик нык дуслаштык. Алар китәсе көнне саубуллашасы килмәде. Делегация миңа истәлеккә бик матур бүләк ясады, бу бик күңелле һәм көтелмәгәндә булды, – дип сөйли Талия. – Спартакиадада тагы бер дулкынландыргыч очрак булды. Бервакытны, мин үземнең делегатларымны көтеп торганда, яныма бер мөлаем Новосибирск спортчысы килде. Без сөйләшеп киттек. Саубуллашканда ул мине үзенең яхшы дусты дип атады. Соңгы көнне, чаңгычыларны бүләкләгән вакытта, аңа дүртенче урын өчен тантаналы рәвештә кура җиләге төсендәге тасма бүләк иттеләр. Ул аңа бик шат иде, аның белән бик горурланды, елмая-елмая аны дусларына һәм тренерларына күрсәтте, ә аннары яныма килде дә... аны миңа бүләк итте. Мин сүзсез калдым дисәм, бу берни дә әйтмәү булыр иде.

Барыннан да күбрәк Талияне спортчыларның кыюлыгы һәм тәвәккәллеге таң калдырган. Аңа бигрәк тә “Миңа җиңәргә рөхсәт бирегез, тик әгәр мин моны эшли алмыйм икән, ул очракта, әйдәгез, мин бу омтылышымда кыю булыйм” слоганы ошый.
– Карда йөргечләрдә йөгерү ярышларында мин бер нык арган малайны күзәттем. Ул берничә метр саен ял итәргә туктый иде. Башка спортчылар аны әллә кайчан узып киттеләр, тик ул бирешмәде, кыю һәм лаеклы рәвештә ахырга кадәр барды. Минемчә, ул безнең барыбыздан да көчлерәк. Оптимизм һәм тормышка мәхәббәт – болар без бу кешеләрдән өйрәнә алырлык нәрсәләр, – ди Талия.

– Спартакиада миңа бер мөһим нәрсәне аңларга ярдәм итте – мин балаларны һәм, тулаем алганда, кешеләрне бик яратам. Минемчә, нәкъ менә бу берничә көн эчендә мин үземнең киләчәктә кем булачагымны тәмам аңладым. Ике елдан соң мин врач-педиатр булачакмын һәм шундый сөйкемле балалар белән эшләячәкмен.

Бүлешергә