Click here to find out results of the All-Russian National Special Olympics Floorball and Unified Floorball Competitions.
Яңалыклар

«Барысы да шәп булды,Казанга рәхмәт!»

IMG_3522.jpg

3-8 февральдә Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы узды, анда Россиянең 36 төбәгеннән 500дән артык спортчы катнашты. Бу ярышлар 2022 елның 22-28 гыйнварына планлаштырылган Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан сынау ярышлары булды. Катнашучылар Казандагы Уеннарның нинди булып истә калуы турында сөйләделәр.

Ольга Тюрина, Краснодар крае командасы тренеры

«Оештыру бик яхшы, ярышлар тиешле дәрәҗәдә үтте. Балалар барысы да канәгать һәм бәхетле. Без Краснодар краеннан килдек һәм «плюс 13»тән «минус 13»кә эләктек, әмма безнең команда лаеклы чыгыш ясады. Балаларның эмоцияләре искиткеч. Мондый ярышлар аларны рухландыра. Адаптация, башкалар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу бара. Һәм, әлбәттә, безнең зур илебезгә карау кызык булды. Безнең Казан буйлап экскурсия булды, бик ошады. Бер елдан соң Казан Махсус Олимпиада үткәрүне бик яхшы башкарып чыгачагына ышанам. Карагыз әле, Универсиада авылында нинди гаҗәеп студентлар шәһәрчеге төзелгән, искиткеч инфраструктура. Һичшиксез, хәл ителер!»

Карина Арсланова, спортчы әнисе

«Казаннан һәрвакыт яхшы тәэсирләрем бар. Сез спорт бәйрәмнәре ясый беләсез. Барысы да уйланылган иде, барысы да бик ошады. Әлбәттә, Бөтенроссия Спартакиадасы кебек ярышлар бик мөһим. Әйтик, кызымда Даун синдромы. Ул спортта гына үсә ала, һәм өченче сезон инде без адаптив клубта тау чаңгысы белән шөгыльләнәбез. Спорт - без әле озак еллар дәвамында үсеп, камилләшә алган урын. Кызым шөгыльләнә, аның максаты һәм хыялы бар – Махсус Олимпиадага эләгү. Бу бик шәп. Казанга зур рәхмәт!»

Михаил Татаркин, Яр Чаллы командасы җитәкчесе

"Махсус Олимпиада бик стимуллаштыра һәм мотивлаштыра. Балалар үзләрен күрсәтә, нәтиҗәләр ясый, планнар төзи алуы бик мөһим. Универсиада авылында аралашканда, алар киләчәк уңышлар өчен нигез куялар, социум булдырыла. Моның өчен алар ярышларга бара да инде. Монда җиңүең яки оттыруың бик мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе - үзеңне спортта һәм тормышта табу. Мондый ярышлардан соң егет-кызларның спорттан китүләре бик аз. Күбесе алга таба бара, үсә. Алар үзләренә эмоцияләр һәм позитив хис-тойгылар ярдәме белән, батарейкалар сыман, көч җыялар».

Анна Седелкова, фигуралы шуу буенча Россия Махсус Олимпиадасының спорт киңәшчесе, Санкт-Петербург

«Барысы да бик яхшы узды. Оештыру үзе бик шәп, проблемасыз иде! Барысы да булдырдылар! Балалар өчен бу бик зур стимул, тормышка адаптация бара. Кешеләр эшли, дөньяны күрә. Без дөньяның төрле өлешләрендә – Япония, Австрия, ике тапкыр Америка, Канада олимпиадаларында булдык. Балалар өчен бу ярышлар бик мөһим. Кешеләр спорт белән шөгыльләнә башлагач, үзләрен җиңә. Берни дә шунда ук килеп чыкмый бит. Җиңү һәм килеп чыгу өчен миллион тапкыр эшләргә кирәк".

Бүлешергә