Уеннар турында

Казандагы Уеннар

Казанда узачак 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында 100 илдән 2900 артык делегат (спортчы, партнер, тренер һәм рәсми затлар), 2250 волонтёр, 1090 мәртәбәле кунак, 2 000 гаилә әгъзалары һәм 700 якын медиа вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналары 2022 елның 22 һәм 28 гыйнварында "Татнефть Арена" боз спорт сараенда узачак.

Кагыйдәләр

Бу ярышларның үзенчәлеге – катнашучылар арасында яшькә һәм илгә карап бүленеш булмавында. Шулай ук монда медальләр зачеты та юк. Иң мөһиме – бу үзүсеш. Уеннарда интеллектуаль үсеш үзенчәлеге булган 15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк атлетлар катнаша ала. Спортка әзерлегенә карап, барлык катнашучылар дивизионнарга бүленә. Аларның һәркайсында 8 дә артык булмаган спортчы ярыша һәм пьедесталдагы урыннар саны да 8.

Уеннарның миссиясе

Махсус Олимпиада бөтен дөньяга үзеңнең чикләнмәгән мөмкинлекләреңне күрсәтергә һәм башкаларны илһамландырырга, танылырга, уңышка ирешергә һәм үз-үзеңә ышаныч тудырырга шартлар булдыра. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннары ярышларда катнашучыларның тормышын гына үзгәртми, ә җәмгыятьне һәркем өчен чын-чынлап инклюзив итеп, аңа уңай үзгәрешләргә кертә.

Медальләр 7 спорт төре – тау чаңгысы спорты, тимераякларда узышу спорты (шорт-трек), чаңгы узышлары, тимераякларда фигуралы шуу, сноуборд, карда йөргечләрдә йөгерү, флорбол буенча уйнатылачак.
Ярышлар Казан шәһәренең 5 спорт объектында узачак: "Буревестник" стадионы, Казан теннис академиясе, Чаңгы-биатлон комплексы, Спорт сарае, "Зөя утравы" курорт-шәһәре