Медиа вәкилләренә

Әлеге бүлектә Уеннарда эшләргә планлаштырган Медиа вәкилләре өчен мәгълүмат тупланган. Мәгълүмат чара якынлашкан саен тулыланып барачак. Шуңа күрә без бүлектәге үзгәрешләрне күзәтеп барырга киңәш итәбез.
Ярышлардан һәм рәсми чаралардан якты һәм мавыктыргыч кадрлар
Актуаль роликлар, сюжетлар, клиплар һәм интервью
IMG_5304.jpg

Медиа өчен сервислар

Медиа вәкилләрен аккредитацияләү
Аккредитиация системасында теркәлү барлык Медиа вәкилләре өчен мөҗбүри. Медиа вәкилләрен аккредитацияләү 2021 елның 1 июненнән алып 15 ноябрьгә кадәр уза. Медиа вәкилләренә шәхси мәгълүматны тутырырга, таләпләргә туры китереп, фото йөкләргә һәм Шәхси заявка формасын Оештыру комитетына карауга җибәрергә кирәк. Әгәр теркәлү барышында кыенлыклар туса, media_services@sokazan2022.com адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Теркәлү уңышлы узганнан соң, Медиа вәкилләренә аккредитация бейджы бирелә.
Медиа вәкилләренә виза хезмәте күрсәтү
Чит ил Медиа вәкилләренә Россия Федерациясенә керү өчен виза ясату буенча кулланма 2021 елның 31 маеннан да соңга калмыйча эленәчәк.
Таможня процедураларында ярдәм итү
Евразия икътисади берлеге таможня чикләре аша чыгучы затлар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең профессиональ җайланмаларын илгә алып керү буенча киңәшләр язылган белешмә сайтка 2021 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча эленәчәк.
Килү һәм китү
Рәсми медиа-кунакханәләрендә яшәүче Медиа вәкилләренә килгән/киткән көннәрдә рәсми килү пунктыннан рәсми Медиа кунакханәсенә кадәр һәм кирегә бушлай трансфер тәкъдим ителәчәк. Әлеге хезмәтне алу өчен Медиа вәкилләренә аккредитация системасында Казанда ярыш көннәрендә яшәү урынын – Медиа урнашачак рәсми кунакханәне, шулай ук килү һәм китү көннәрен һәм вакытны күрсәтергә кирәк. Мәгълүмат 2021 елның 21 декабреннән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш. Мәгълүматны күрсәтелгән көннән соңрак керткән очракта, Оештыру комитеты рәсми урнашу урынына кадәр каршы алу хезмәтен гарантияли алмый.
Урнашу
Медиа вәкилләренә Медиа өчен рәсми кунакханәләргә урнашу тәкъдим ителә. Рәсми медиакунакханәләр исемлеге һәм броньлаштыру процедурасы соңрак күрсәтеләчәк. Медиа өчен рәсми кунакханәдә урнашуның өстенлеге аларның шәһәр үзәгендә урнашкан булуы һәм Махсус Олимпиаданы уздыру көннәрендә кунакханәдән алып ярышлар һәм тантаналар объектларына кадәр оештырылган трансфер булуында. Медиа вәкилләре яшәү өчен Казан шәһәренең башка урыннарын да сайлый алалар. Шуны игътибарга алырга кирәк, бу очракта оештыручылар тарафыннан номер фондлары буенча броньлаштыру һәм консультация буенча ярдәм күрсәтелми.
Транспорт хезмәте
Ярышлар уза торган көннәрдә акредитацияләнгән Медиа вәкилләре өчен рәсми медиакунакханәләреннән Уеннар (ярышлар һәм тантаналар) уза торган объектка кадәр шаттллар йөриячәк. Медиа вәкилләре шаттлларга аккредитация бейджлары белән керә алачак. Медиа өчен шаттллар һәм шулай ук маршрутларның йөрү расписаниесе ярышлар башланыр алдыннан 20 көннән дә соңга калмыйчасайтка эленәчәк. Аккредитация бейджын алганда Медиа вәкилләренә Уеннарны оештыру һәм уздыру көннәрендә – 2022 елның 19-30 гыйнварында (12 көн) Казан шәһәренең җәмәгать транспортында (метро, трамвай, троллейбус, автобус) бушлай йөрү өчен карта бирелә. Моңа такси хезмәте керми. Шулай ук Оештыру комитеты автомобильләрне арендалау буенча транспорт компанияләренең контактларын бирә ала. Медиа вәкилләре өчен һәр ярыш объектында аерым машина кую урыны биреләчәк.
Туклану
Медиаүзәкләрдә Уен объектларында көн дәвамында кайнар һәм салкын эчемлекләр, җиңелчә кабымлыклардан торган кофе-брейк оештырылачак.
Медиазоналар
ТӨП МЕДИАҮЗӘК

Төп Медиаүзәк Казан теннис академиясенең 3 нче катында урнашкан һәм үз эченә

  • сәламләү зонасын;
  • эш урыннарын;
  • туклану зонасын;
  • пресс-конференция залын;
  • интервью бүлмәсенала.


ОБЪЕКТЛАРДАГЫ МЕДИАҮЗӘКЛӘР

Ярыш объектларында түбәндәге медиазоналар оештырылачак:

  • Медиаүзәк –һәр ярыш объектында һәм Уеннар тантаналары объектларында шәхси техниканы электр белән тәэмин итү челтәрләренә һәм Интернет челтәрләренә (СКС-порт һәм Wi-Fi) тоташтыру мөмкинлеге булган эш урыннары, мәгълүмат өстәле, ял итү зонасы һәм кофе-брейк белән тәэмин ителгән Медиа вәкилләренең эш зонасы. Объектлардагы медиаүзәкләрнең эш графигы: ярышларны уздыру көннәрендә ярышлар башланырга 2 сәгать кала һәм ярышлар беткәннән соң 2 сәгать.
  • Фото- һәм видеопозиция – фотографлар һәм видеооператорлар эше өчен билгеләнгән зоналар. Фото- һәм видеопозицияләргә керү аккредитация бейджы һәм медиаүзәкләрдә мәгълүмат өстәленнән алырга мөмкин булачак өстәмә керү чаралары (жилет яисә җиңнәр) ярдәмендә башкарылачак.

  • Микст-зона – Медиа вәкилләренең спортчылар белән аралашу зонасы. Микст-зоналарның эш графигы ярышлар башланыр алдыннан эленәчәк.

  • Медиатрибуна – журналистлар өчен трибуналарда билгеләп куелган урыннар.
Контактлар
Медиа вәкилләренең Уеннардагы эше буенча сорауларны монда җибәрә аласыз. Уеннарга әзерлек барышы турында сорауларны монда җибәрә аласыз.

Уеннар турында

Монда сез 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары турында кирәкле барлык мәгълүматны таба аласыз.
18 июнь 2021, 04:09 PM
Уеннарның барлыкка килү тарихы, ярышларның миссиясе, спорт төрләре һәм объектлар
19 май 2021, 04:53 PM
Медиа вәкилләре өчен Уеннар турында файдалы мәгълүмат
Кабул итүче як
18 июнь 2021, 05:31 PM
Илнең дуслыкта һәм татулыкта 190 нан артык төрле милләт вәкилләре яшәгән аутентик культурасына чумыгыз.
15 июнь 2021, 03:03 PM
Россиянең спорт башкаласы, меңьеллык тарихы һәм бай мәдәни традицияләре булган шәһәр
18 июнь 2021, 05:38 PM
Инклюзивлык үсешенә юнәлдерелгән программалар һәм чаралар
19 март 2021, 05:18 AM
Волонтерлык хәрәкәтенә ничек кушылырга
Кабул итүче як
18 июнь 2021, 04:32 PM
Уеннарны уздыручылар турында мәгълүмат
Кабул итүче як
18 июнь 2021, 04:51 PM
Махсус Олимпиада хәрәкәте үсешенә ярдәм итүче төрле һөнәр вәкилләре
18 июнь 2021, 05:15 PM
Уеннарны уздыруга үз өлешләрен кертүче компанияләр