Сноубординг — кышкы спорт төре, ул үз эченә махсус аяк киеме һәм тактага урнаштырылган ныгыткычлар ярдәмендә спортчының аягына эләктергән сноубордта карлы таудан төшүне ала.
2001
Махсус Олимпиада программасына кертелгән
Карда такта белән шуу турында беренче истәлекләр XX гасырга карый. Ләкин безгә таныш булган кыяфәттә сноубординг Төньяк Америкада 1960-1970 елларда үсеш ала башлаган. Әлеге спорт төре зур популярлыкны Германия, Австрия, Франция, Швейцария һәм Скандинавия илләрендә казанган.
Сноубординг — интенсив аэроб спорт төре, ул спортчының чыдамлылыгын арттыра, сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыта һәм физик координацияне яхшырта.