Яңалыклар

SOI вәкилләре Казанның Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уенннарына әзерлегенә бәя бирделәр

_file_photoreport3_print_7634639_5441592.jpg
 

Казанга Махсус Олимпиада глобаль хәрәкәте вәкилләре килде. Рәсми визит кысаларында Special Olympics International башкарма директоры Мэри Дэвис, хәрәкәтнең спорт һәм ярышлар оештыру директоры Лу Лория һәм Махсус Олимпиаданың Европа/Евразия региональ президенты һәм башкарма директоры Дэвид Евангелиста Казанда Уеннарның спорт объектларын карадылар һәм 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уенннарына әзерлеккә кагылышлы алдагы планнар буенча фикер алыштылар.

Делегация әгъзалары Татарстан спорт министрлыгы вәкилләре һәм Россия Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер белән бергә фигуралы шуу һәм шорт-трек ярышлары үтәчәк объектлар, Мирный бистәсендә урнашкан чаңгы-биатлон комплексы, интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия атлетлар карда йөргечләрдә ярышачак Буревестник стадионында һәм флорбол ярышлары узачак Теннис академиясендә булдылар. Шулай ук вәкилләр ярышларда катнашучылар торачак төп локацияне – Универсиада Авылын карадылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән рәсми очрашу кысаларында Махсус Олимпиада вәкилләре Бөтендөнья кышкы Уеннарны 2022 елдан 2023 елга күчерү турында сөйләштеләр, интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия атлетларга куркынычсыз мохит тудыруга бәйле чаралар хакында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов республика өчен мондый Уеннар үткәрү – зур имтихан, дип билгеләп үтте. Ул ярышларны оештыручы шәһәрне сайлаганда Казанга күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең өчен бу бик әһәмиятле вакыйга", – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты сүзләренә караганда, Уеннарның төп бурычларының берсе – интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия атлетларга үз потенциалларын мөмкин кадәр күбрәк ачарга ярдәм итү.

Мэри Дэвис Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрү инклюзия культурасының оештыручы илдә генә түгел, бар дөньяда да үсеш алуына этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. "Без Уеннар башлануын зур түземсезлек белән көтәбез. Хәзерге заман дөньясын күпкә инклюзиврак, аңлаучан итү мөһим".

Мэри Дэвис Рөстәм Миңнехановка спорт дөньясын берләштерүче символ – туп тапшырды.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2023нче елның гыйнварында Казанда узачак. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төре – тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү буенча ярышларны ала. Ярышларда 100 илдән интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган 1900дән артык атлет һәм юнифайд-партнер катнашачак.

 Махсус Олимпиада турында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада интеллектуаль үсешләрендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминацияне бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Без хәрәкәт спорт үсеше һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, лидерлык өлкәсендә программалар эшләү ярдәме белән барлык кешеләрнең инклюзиясе өчен чыгыш ясыйбыз. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен 30дан артык Олимпия спорты төре буенча 100 000нән артык уен һәм ярышлар оештыра, һәм 190нан артык илдә һәм территориядә 6 миллионнан артык спортчы һәм юнифайд-партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары, җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып, һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга трансляцияләнә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә узды.

Күбрәк Facebook, YouTube, Instagram, LinkedIn сайтларыннан һәм Medium сайтының блогыннан белә аласыз. Тулырак мәгълүмат – www.SpecialOlympics.org сайтында.

Россия Махсус Олимпиадасы турында

Россия Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә бүлекчәләр эшли. Интеллектуаль кимчелекләре булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм алдынгы урыннарны алалар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсе акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк киләчәктә Махсус Олимпиадада катнашачак спортчыларның күнекмәләре үтә. Үз төбәгегездәге командага https://specialolympics.ru/programs сайтында кушылып була.

Бүлешергә