Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча II Бөтенроссия Спартакиадасы Казанда 2022 елның 29 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә узачак.
Яңалыклар

Яшь Махсус Олимпиада атлетларының инклюзив бәйрәмендә Эвелина Бледанс кунак булып китте

KBO_9019.jpg
 

Интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия балалар өчен инклюзив бәйрәм 5нче декабрь көнне Казанда үтте. Чарада Россиянең театр һәм кино актрисасы, үсеш үзенчәлекләренә ия кешеләргә ярдәм итүче "Мы все разные" фондына нигез салучы, үзенчәлекле малай әнисе Эвелина Бледанс та катнашты.

Бәйрәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия һәм ия булмаган 50дән артык баланы берләштерде. Чара Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 әзерлек һәм Уеннарның спорт белән бәйле булмаган проектлары, аерым алганда, "Берләштерелгән чемпионнар мәктәбе", "Яшь атлетлар" һәм Хәрәкәт активлыгы буенча шөгыльләнү программасы (MATP) проектларын сынау кысаларында узды.

"Мин бу бәйрәмнән гаҗәеп кичерешләр алдым: биредә дуслык мохите хөкем сөрә, спорт энтузиазмы сизелә. Казанда шундый инклюзив чараларның еш үтүе бик шәп. Гомумән, Казан – спорт рухлы шәһәр, һәм бу Махсус Олимпиада уеннарын үткәрү өчен бик яхшы урын", – дип билгеләп узды Эвелина Бледанс.

Чараны "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО, Махсус Олимпиаданың Татарстан бүлекчәсе һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты оештырды.

"Берләштерелгән чемпионнар мәктәбе" программасы – социаль интеграция үсешенә юнәлдерелгән һәм мәктәпләр өчен каралган программа, ул барысы өчен дә уңайлы мохит тудыру өчен интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия һәм ия булмаган мәктәп укучыларын берләштерүдән гыйбарәт. Программаның төп максаты – берләштерелгән спорт чаралары һәм, тулаем алганда, гомуми белем бирү мәктәпләрен җәлеп итү ярдәмендә кабул итүче ил мәктәпләренең үзара тәэсир итешүе.

Хәрәкәт активлыгы буенча шөгыльләнү программасы (МАТР) Уеннар ярышларында катнаша алмаучы (шул исәптән җитди интеллектуаль чикләүләр һәм физик кимчелекләргә ия булучы) атлетлар өчен каралган. Хәрәкәт активлыгы буенча шөгыльләнү программасы атлетларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә әзерләү өчен эшләнелгән.

"Яшь атлетлар" – интеллектуаль чикләүләргә ия һәм ия булмаган 2-7 яшьлек балалар өчен инновацияле спорт уен программасы. Программа үз эченә төп хәрәкәт күнекмәләрен үстерергә ярдәм итүче төрле уен активлыкларын ала. Төп күнекмәләр астында йөрү һәм йөгерү, координация сәләтләре, сикерү, тотып алу, ыргыту, тупка тибү һәм башка күнекмәләр күздә тотыла. Программа Уеннар узган чорда һәр көнне үткәреләчәк һәм, интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия булмаган балаларны да исәпкә алып, 500-1000 яшь атлетны колачлаячак.

Махсус Олимпиада турында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминацияне бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Без спорт һәм белем бирү, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша барлык кешеләр өчен инклюзия яклы. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә 6 миллионнан артык спортчы һәм юнифайд-партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга күрсәтелә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды.

Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең Facebook, YouTube, Instagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә һәм блогларына керегез. Тулырак мәгълүмат www.SpecialOlympics.org сайтында.

Россия Махсус Олимпиадасы турында

Россия Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсе акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк киләчәктә Махсус Олимпиадада катнашачак спортчыларның күнекмәләре үтә. Үз төбәгегездәге командага түбәндәге сайт аша кушылып була: https://specialolympics.ru/programs

Теглар
Бүлешергә