Яңалыклар

Россия Махсус Олимпиадасы һәм Владимир Потанин фонды Россия төбәкләрендә 80 инклюзив мәктәп булдырачак

AAM_2744.jpg
 

Россия Махсус Олимпиадасы һәм Владимир Потанинның хәйрия фонды инклюзив спорт үсеше өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

“Инклюзивный спорт для всех” проекты кысаларында Махсус Олимпиада конкурс нигезендә 15 төбәк сайлап алачак һәм өч ел дәвамында анда инклюзив спортны үстерәчәк. Нәтиҗәдә 80 яңа инклюзив мәктәп барлыкка киләчәк, анда интеллектуаль үсеш мөмкинлекләренә ия кешеләр башкалар белән беррәттән күнекмәләр ясый һәм физик формасын яхшырта алачак.

Махсус Олимпиада һәм Фонд инициативасы үз эченә шулай ук белем бирү курсын да ала, аның кысаларында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Махсус Олимпиаданың инклюзив спортны җәелдерү программасы буенча Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 2000 белгечне укытачаклар.

Килешүгә кул Казанда узучы “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында Россия Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер һәм Фондның генераль директоры Оксана Орачева тарафыннан куелды.

“Инклюзивный спорт для всех” проекты – Махсус Олимпиаданың илебездә инклюзив җәмгыять үсеше һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия кешеләрне җәмгыятькә яраклаштыру өлкәсендәге эшенең дәвамы. Без практикада һәм конкрет мисалларда ничек итеп берләштерелгән спортта интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия һәм ия булмаган кешеләрнең катнашуы беренчеләренә ышанырга, ачылырга, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итә”, – дип билгеләп узды Ольга Слуцкер.

Владимир Потанинның хәйрия фонды генераль директоры Оксана Орачева менә нәрсә ди: “Потанин фонды физик культура һәм спорт өлкәсендәге социаль әһәмиятле проектларга ярдәм итә, уңай үзгәрешләр драйверы булып чыгыш ясарга сәләтле җәмгыять институты сыйфатларына ия спорт потенциалын ачыкларга омтыла. Без бу масштаблы бурычны комплекслы рәвештә һәм бергәләп хәл итәргә кирәк дип уйлыйбыз. Үзенә Махсус Олимпиаданың инклюзив практикалар белән күпьеллык эш тәҗрибәсе һәм Фондның социаль яктан зур әһәмяткә ия проектларны ачыклау һәм аларга булышлык күрсәтү өлкәсендәге экспертизасын алган “Инклюзивный спорт для всех” проекты бер яктан төбәкләр инфраструктурасы үсешенә өлеш кертәчәк, икенче яктан – барысы да тигез мөмкинлекләргә ия гармонияле, тотрыклы, ачык җәмгыятькә таба бер адым ясаячак”.

Махсус Олимпиада турында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминацияне бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Оешма спорт һәм белем бирү, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша барлык кешеләр инклюзиясе өчен чыгыш ясый. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә 6 миллионнан артык спортчы һәм юнифайд-партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга күрсәтелә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды.

Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең Facebook, YouTube, Instagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә һәм блогларына керегез. Тулырак мәгълүмат www.SpecialOlympics.org сайтында.

Россия Махсус Олимпиадасы турында

Россия Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсе акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк киләчәктә Махсус Олимпиадада катнашачак спортчыларның күнекмәләре үтә. Үз төбәгегездәге командага түбәндәге сайт аша кушылып була: https://specialolympics.ru/programs.

Бүлешергә