Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча II Бөтенроссия Спартакиадасы Казанда 2022 елның 29 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә узачак.
Яңалыклар

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 "Игелекле Татарстан" республика премиясендә тәкъдим ителде

IMG_5921.jpg
 

Казанда "волонтерлар" елына йомгак ясауны дәвам итәләр. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары стендын ирекле ярдәм өлкәсендәге "Игелекле Татарстан" республика премиясен тапшыруга багышланган күргәзмәдә тәкъдим иттеләр.

"ДоброПарк" күргәзмәсе Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты уку-лаборатор корпусының икенче катында урын алган иде.

Бүген биредә көн дәвамында 2023 елның гыйнварында Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 турында тулырак белергә, волонтерлар программасында катнашуга заявка бирергә, шулай ук махсуслаштырылган стенд эше кысаларында рекрутинг (беренчел сайланып алыну) үтәргә мөмкин иде.

Стендны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да күреп китте. "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов аңа Kazan Volunteers хәрәкәте эшчәнлеге һәм Уеннарның волонтерлар программасының заявка һәм сайлап алу кампанияләренең барышы турында сөйләде.

ТР Дәүләт Советы җитәкчесе Уеннарга ирекле булышчылар җәлеп итү эшен югары бәяләде һәм барлык волонтерларның да кунакчыл Татарстан башкаласында 97 илдән килгән кунакларны һәм атлетларны уңышлы кабул итү өчен сайланып алыначакларына һәм өйрәтеләчәкләренә ышаныч белдерде.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары волонтерлары өчен заявка кампаниясе яңабаштан эшләтеп җибәреләчәге декабрь башында игълан ителде. Аңа кадәр, Уеннарны 2023 елга күчерү сәбәпле, илнең 82 төбәге һәм дөньяның 70 иле кандидатларыннан 5 875 заявка килүгә карамастан, волонтерларны сайлап алу процессы туктатылды.

Хәзерге вакытта мәгълүмати кампания һәм рекрутинг параллель рәвештә бара. Алар 2 200 ирекле ярдәмчедән торган команда туплау өчен киләсе елның язына кадәр дәвам итәчәк.

Гадәттәгечә халыкара спорт волонтеры булырга дәгъва кылучы кандидатлардан инглиз һәм башка чит телләрне белүләре һәм Уеннар узган бар дәвердә анда катнаша алу мөмкинлеге таләп ителә.

Сайланып алынганнан соң, булачак волонтерлар мәҗбүри уку, шул исәптән махсус әзерлек программасы узарга тиеш, чөнки алда көтелүче чараның төп катнашучылары – интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия атлетлар, бу исә волонтерларны укыту һәм әзерләү программасына өстәмә үзгәлек өсти.

Волонтерлар командасына Уеннарның рәсми сайтында кушылырга мөмкин.

Теглар
Бүлешергә