Медиа вәкилләренә

Әлеге бүлектә Уеннарда эшләргә планлаштырган Медиа вәкилләре өчен мәгълүмат тупланган. Мәгълүмат чара якынлашкан саен тулыланып барачак. Шуңа күрә без бүлектәге үзгәрешләрне күзәтеп барырга киңәш итәбез.
IMG_5304.jpg

Медиа өчен сервислар

Медиа вәкилләрен аккредитацияләү
Медиа вәкилләрен теркәү буенча актуаль мәгълүмат соңрак эленәчәк. Сайттагы яңартуларны күзәтеп барыгыз.
Медиа вәкилләренә виза хезмәте күрсәтү
Чит ил Медиа вәкилләренә Россия Федерациясенә керү өчен виза ясату буенча кулланма соңрак эленәчәк. Сайттагы яңартуларны күзәтеп барыгыз.
Таможня процедураларында ярдәм итү
Евразия икътисади берлеге таможня чикләре аша чыгучы затлар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең профессиональ җайланмаларын илгә алып керү буенча киңәшләр язылган белешмәлек сайтта соңрак эленәчәк.
Килү һәм китү
Рәсми медиа-кунакханәләрендә яшәүче Медиа вәкилләренә килгән/киткән көннәрдә рәсми килү пунктыннан рәсми Медиа кунакханәсенә кадәр һәм кирегә бушлай трансфер тәкъдим ителәчәк. Әлеге хезмәтне алу өчен Медиа вәкилләренә аккредитация системасында Казанда ярыш көннәрендә яшәү урынын – Медиа урнашачак рәсми кунакханәне, шулай ук килү һәм китү көннәрен һәм вакытны күрсәтергә кирәк.
Урнашу
Медиа вәкилләренә урнашу өчен рәсми медиакунакханәләр тәкъдим ителә. Медиа өчен рәсми кунакханәдә урнашуның өстенлеге – аларның шәһәр үзәгендә урнашкан булуы һәм Махсус Олимпиаданы уздыру көннәрендә кунакханәдән алып ярышлар һәм тантаналар объектларына кадәр оештырылган трансфер булуында. Медиа вәкилләре яшәү өчен Казан шәһәренең башка урыннарын да сайлый алалар. Шунысына игътибар итәргә кирәк, бу очракта оештыручылар тарафыннан номер фондлары буенча броньлаштыру һәм консультация буенча ярдәм күрсәтелми.
Транспорт хезмәте
Ярышлар уза торган көннәрдә акредитацияләнгән Медиа вәкилләре өчен рәсми медиакунакханәләреннән Уеннар (ярышлар һәм тантаналар) уза торган объектка кадәр шаттллар йөриячәк. Медиа вәкилләре шаттлларга аккредитация бейджлары белән керә алачак.

Медиа өчен каралган шатлларның расписаниесе, шулай ук маршрутлар сайтта соңрак эленәчәк.

Аккредитация бейджын алганда Медиа вәкилләренә Уеннарны оештыру һәм уздыру көннәрендә Казан шәһәренең җәмәгать транспортында (метро, трамвай, троллейбус, автобус) бушлай йөрү өчен карта бирелә. Моңа такси хезмәте керми. Шулай ук Оештыру комитеты автомобильләрне арендалау буенча транспорт компанияләренең контактларын бирә ала. Медиа вәкилләре өчен һәр ярыш объектында аерым машина кую урыны биреләчәк.
Туклану
Медиаүзәкләрдә Уен объектларында көн дәвамында кайнар һәм салкын эчемлекләр, җиңелчә кабымлыклардан торган кофе-брейк оештырылачак.
Медиазоналар
ТӨП МЕДИАҮЗӘК

Төп Медиаүзәк Казан теннис академиясенең 3 нче катында урнашкан һәм үз эченә

  • сәламләү зонасын;
  • эш урыннарын;
  • туклану зонасын;
  • пресс-конференция залын;
  • интервью бүлмәсенала.


ОБЪЕКТЛАРДАГЫ МЕДИАҮЗӘКЛӘР

Ярыш объектларында түбәндәге медиазоналар оештырылачак:

  • Медиаүзәк –һәр ярыш объектында һәм Уеннар тантаналары объектларында шәхси техниканы электр белән тәэмин итү челтәрләренә һәм Интернет челтәрләренә (СКС-порт һәм Wi-Fi) тоташтыру мөмкинлеге булган эш урыннары, мәгълүмат өстәле, ял итү зонасы һәм кофе-брейк белән тәэмин ителгән Медиа вәкилләренең эш зонасы. Объектлардагы медиаүзәкләрнең эш графигы: ярышларны уздыру көннәрендә ярышлар башланырга 2 сәгать кала һәм ярышлар беткәннән соң 2 сәгать.
  • Фото- һәм видеопозиция – фотографлар һәм видеооператорлар эше өчен билгеләнгән зоналар. Фото- һәм видеопозицияләргә керү аккредитация бейджы һәм медиаүзәкләрдә мәгълүмат өстәленнән алырга мөмкин булачак өстәмә керү чаралары (жилет яисә җиңнәр) ярдәмендә башкарылачак.

  • Микст-зона – Медиа вәкилләренең спортчылар белән аралашу зонасы. Микст-зоналарның эш графигы ярышлар башланыр алдыннан эленәчәк.

  • Медиатрибуна – журналистлар өчен трибуналарда билгеләп куелган урыннар.
Контактлар
Медиа вәкилләренең Уеннардагы эше буенча сорауларны монда җибәрә аласыз. Уеннарга әзерлек барышы турында сорауларны монда җибәрә аласыз.

Уеннар турында

Монда сез 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары турында кирәкле барлык мәгълүматны таба аласыз.
18 июнь 2021, 04:09 PM
Уеннарның барлыкка килү тарихы, ярышларның миссиясе, спорт төрләре һәм объектлар
19 май 2021, 04:53 PM
Медиа вәкилләре өчен Уеннар турында файдалы мәгълүмат
19 август 2021, 02:22 PM
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары өчен махсус рәвештә уникаль бренд эшләнелде.
18 июнь 2021, 05:31 PM
Илнең дуслыкта һәм татулыкта 190 нан артык төрле милләт вәкилләре яшәгән аутентик культурасына чумыгыз.
15 июнь 2021, 03:03 PM
Россиянең спорт башкаласы, меңьеллык тарихы һәм бай мәдәни традицияләре булган шәһәр
18 июнь 2021, 05:38 PM
Инклюзивлык үсешенә юнәлдерелгән программалар һәм чаралар
19 март 2021, 05:18 AM
Волонтерлык хәрәкәтенә ничек кушылырга
18 июнь 2021, 04:32 PM
Уеннарны уздыручылар турында мәгълүмат
18 июнь 2021, 04:51 PM
Махсус Олимпиада хәрәкәте үсешенә ярдәм итүче төрле һөнәр вәкилләре
18 июнь 2021, 05:15 PM
Уеннарны уздыруга үз өлешләрен кертүче компанияләр
18 июнь 2021, 02:19 PM
2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан Казанда ике тест чарасы үткәрелде
23 июнь 2021, 03:00 PM
Уеннары вакытында радиоэлектрон чараларны куллану турында гомуми белешмә