Кушылыгыз

Партнерлык программасы

Оештыручылар төрле хокук һәм өстенлекләр программаларын күз уңында тоткан төп партнерлык дәрәҗәләрен билгеләделәр

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын оештыручылар проектның аерылгысыз өлеше булган һәм Уеннарны оештыручылар һәм партнер-компанияләрнең үзара файдалы хезмәттәшлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән партнерлык программасын эшләделәр.

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын Казанда үткәрү хокукын алып, оештыручылар бизнеска яңа нәтиҗәле инструментарий тәкъдим итә. Масштаблы мультиспорт ярыш белән туры ассоциация, брендның танылуын үстерү һәм кулланучылар лояльлеген күтәрү, брендны яңа дәрәҗәгә чыгару – бу әле Уеннарны оештыручылар белән хезмәттәшлектә компания алдында ачылачак кайбер мөмкинлекләр генә.

Зур спорт чарасы белән хезмәттәшлек итү шулай ук бизнесның социаль юнәлеше булуын да күрсәтә. Бу компания имиджы өчен мөһим роль уйнарга мөмкин, чөнки партнерлар дәүләтнең иң әһәмиятле проектларына сизелерлек өлеш кертә.

Оештыручылар потенциаль партнерларга төп дүрт дәрәҗәдәге партнерлыкны тәкъдим итә:

Генераль партнер
Рәсми партнер
Рәсми спонсор
Тәэмин итүче

Партнер булып түбәндәге категорияләр буенча товар җитештерүче яисә хезмәт күрсәтүче юридик зат санала ала:

  • Кәрәзле элемтә
  • Авиакомпания
  • Банк хезмәтләре
  • Вакытлы корылмалар
  • Таможня хезмәтләре
  • IT җиһазлар һәм хезмәтләр
  • Профессиональ юу-чистарту чаралары
  • Ягулык белән тәэмин итүче
  • Фитнес хезмәтләре
  • Иминиятләштерү
  • Транспорт (автобуслар һәм башка транспорт чаралары)
  • Шешәле су
  • Тел программалары
  • Спорт кибетләре челтәре
  • Халыкара китереп бирү/ Йөкне китереп бирү буенча җирле оператор
  • Мәгълүмати партнерлар (ТВ, радио, басма ММЧ)
  • Кейтеринг
  • һ. б.

Товарлар/ хезмәт күрсәтү категорияләре тулыланырга мөмкин. Биттәге үзгәрешләрне күзәтеп барыгыз.

Партнерны сайлау Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын әзерләү һәм уздыру кысаларындагы партнерлык программасын гамәлгә ашыру тәртибе турындагы нигезләмәсе нигезендә башкарыла.

Хезмәттәшлеккә кагылышлы сораулар белән e.yakina@dspkazan.com адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Бүлешергә