Кушылыгыз

Гаилә программасы

family program1.jpg
 

Гаилә программасы үз атлетларына ярдәм итү максаты белән Бөтендөнья уеннарга килергә җыенучы гаилә әгъзаларына хезмәт күрсәтү өчен каралган. Максат – спорт ярышларыннан мөмкин кадәр күбрәк ләззәт алсыннар һәм башка җирле һәм халыкара гаилә әгъзалары белән җиңел аралаша алсыннар өчен, гаилә әгъзаларына имин һәм кызыктыргыч шартлар тудыру.

Кем гаилә әгъзасы була ала?

Гаилә әгъзасын – Бөтендөнья уеннарда катнашучы атлет белән туган булган затны билгеләү өчен, түбәндәге критерийлар кулланылырга тиеш:

  • атлет-катнашучының ире, хатыны, партнеры, баласы
  • атлетның якын туганнары (ягъни әнисе, әтисе, абыйсы-энесе/апасы-сеңлесе, әбисе-бабасы, әти-әнисенең бертуганнары, бертуганнарының балалары, икетуганнары, ире яки хатынының туганы яки якын туганының партнеры)
  • атлет-катнашучының законлы опекуны, тәрбиячесе яки караучысы
  • атлет-катнашучы белән бәйләнгән һәм әти-әни ролен башкаручы зат

Мин ничек теркәлә алам?

Гаиләләр өчен теркәлү буенча кулланма белән танышыгыз, ул гаилә әгъзаларына теркәлү процессы барышында ярдәм итәчәк һәм Уеннар, Россия Федерациясенә сәяхәт һәм гаилә әгъзаларына күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат белән таныштырачак.

Барлык теркәлү заявкаларын 2021 елның 15 октябренә кадәр бирергә кирәк.

Сорауларыгыз калдымы?

Әгәр теркәлү процедурасы яки гаилә әгъзаларына күрсәтелүче хезмәтләргә кагылышлы сорауларыгыз барыбер калды икән, безнең белән контакт формасы ярдәмендә элемтәгә керегез.

Бүлешергә