Кушылыгыз

Зур халыкара чараның бер өлеше булыгыз һәм чын мәгънәсендә инклюзив җәмгыять төзүгә үз өлешегезне кертегез
Программа гаилә әгъзаларына вакытны файдалы үткәрү һәм Уеннар вакытында яңа тәҗрибә алу мөмкинлеге бирә. Программаның максаты – барлык катнашучылар да спорт ярышларыннан мөмкин кадәр канәгать калсын һәм төрле илләрдән килгән атлетларның башка гаилә әгъзалары белән нәтиҗәле аралашсын өчен кабул итүче шәһәрдә уңайлы шартлар тудыру.
Казандагы 2023 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 20 төрле юнәлештә эшләячәк 2250 волонтер ярдәмендә уздырылачак.
Уеннарның партнерлык программасында катнашу компанияләргә үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә ярдәм итү буенча бөтендөнья инициативасына кушылырга һәм халыкара хәйриячелек проектында катнашырга уникаль мөмкинлек бирәчәк.