Уеннар турында

Символика

logo RUS.png

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары өчен махсус рәвештә уникаль бренд эшләнелде.

Логотип фотосы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары үзендә берьюлы берничә мөһим мәгънәле образны берләштерә.

Аҗдаһа фотосы Гадәти булмаган формадагы Зилант Уеннарның инклюзивлыгын, катнашучыларның көчен һәм кыюлыгын гәүдәләндерә. Ул логотипның үзәк өлешен кочаклый төсле: бу дуслык, кайгыртучанлык, кунакчыллык билгесе.

Аҗдаһа – ул Зилант, татар мифологиясе герое һәм Казан символы (ул хәтта шәһәр гербында да сурәтләнгән).

Зилантның тәңкәләрендәге бизәк лалә чәчәге рәвешен хәтерләтә – бу Казан һәм Татарстан Республикасының милли символларын берләштерү мөмкинлеге бирә.

Лалә – Татарстан Республикасының милли бизәге, ә дулкыннар – ярында оештыручы шәһәр урнашкан Идел елгасы образы. Үзәктәге график элемент – Махсус Олимпиада хәрәкәтенең гамәлдәге логотибы.

Аерылып тора торган бердәм образ һәм спорт бәйрәме атмосферасын тудыру өчен, логотип нигезендә төрледән-төрле элементлар кергән Уеннар брендбугы эшләнелде. Символиканы куллануга кагылышлы сорауларны j.sinizyna@dspkazan.com почтасына юлларга мөмкин.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары символикасын хокук ияләре рөхсәтеннән башка куллану законсыз дип санала, һәм Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә граждан, җинаять яки административ (хокук бозуның авырлыгына карап) җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Бүлешергә