Уеннар турында

Казандагы Уеннар

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2023 елның гыйнварында Казанда үтәчәк һәм Special Olympics International эгидасы астында Россиядә үткән беренче чара булачак.

Уеннарда якынча 97 илдән 2 917 делегат (спортчылар, партнерлар, тренерлар һәм рәсми затлар), 2 250 волонтер, 1 090 мәртәбәле кунак, 2 000 гаилә әгъзасы һәм якынча 700 медиа вәкиле катнашыр дип көтелә.

Кагыйдәләр

Бу ярышларның үзенчәлеге – катнашучылар арасында яшькә һәм илгә карап бүленеш булмавында. Шулай ук монда медальләр зачеты та юк. Иң мөһиме – бу үзүсеш. Уеннарда интеллектуаль үсеш үзенчәлеге булган 15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк атлетлар катнаша ала. Спортка әзерлегенә карап, барлык катнашучылар дивизионнарга бүленә. Аларның һәркайсында 8 дә артык булмаган спортчы ярыша һәм пьедесталдагы урыннар саны да 8.

Уеннарның миссиясе

Махсус Олимпиада бөтен дөньяга үзеңнең чикләнмәгән мөмкинлекләреңне күрсәтергә һәм башкаларны илһамландырырга, танылырга, уңышка ирешергә һәм үз-үзеңә ышаныч тудырырга шартлар булдыра. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннары ярышларда катнашучыларның тормышын гына үзгәртми, ә җәмгыятьне һәркем өчен чын-чынлап инклюзив итеп, аңа уңай үзгәрешләргә кертә.

Медальләр 7 спорт төре – тау чаңгысы спорты, тимераякларда узышу спорты (шорт-трек), чаңгы узышлары, тимераякларда фигуралы шуу, сноуборд, карда йөргечләрдә йөгерү, флорбол буенча уйнатылачак.
Ярышлар Казан шәһәренең 5 спорт объектында узачак: "Буревестник" стадионы, Казан теннис академиясе, Чаңгы-биатлон комплексы, Спорт сарае, "Зөя утравы" курорт-шәһәре
2023 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан Казанда ике тест чарасы үткәрелде. Алар оештыручы шәһәрнең алда көтелүче халыкара вакыйгага әзерлеген тикшерергә булыштылар.

Уеннарга әзерлек

28 июнь 2021, 10:44 AM
Теркәлү онлайн режимда Special Olympics Inc. регламентлаштырган SO Connect системасы аша башкарыла.
1 Min Read
23 июнь 2021, 03:00 PM
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары вакытында радиоэлектрон чараларны куллану турында гомуми белешмә.
2 Min Read