1.jpg

«Свияжск калкулыклары» курорт-шәһәре

Эксплуатациягә тапшырылды: 2004 ел

Россиянең урта өлешендәге иң зур тау чаңгысы курортларының берсе, һәм ул тау чаңгысы ялын яратучылар арасында гына түгел, ә спортчы-чаңгычылар арасында да лаеклы рәвештә популяр.

Хәзерге вакытта «Свияжск калкулыклары» – ел дәвамында эшләүче курорт, ул кышкы актив ял яратучылар өчен дә (тау һәм йөгерү чаңгылары, сноуборд, сноутюбинг, тимераяклар, кышкы шәһәрчек), җәйге ял яратучылар өчен дә (гольф, ату һәм башка активлыклар) күп төрле күңел ачу чаралары тәкъдим итә.

Комплекста масштаблы үзгәртүләр һәм яңартулар үткәрелде, нәтиҗәдә ел буе эшләүче курорт шәһәрчек барлыкка килде. Объектта даими рәвештә тау чаңгылары, сноуборд һәм гольф буенча спорт ярышлары уздырыла.

Snowboarding
 
 

SO22-Snowboarding-icon.png
Кышкы спорт төре, ул үз эченә махсус аяк киеме һәм тактага урнаштырылган ныгыткычлар ярдәмендә спортчының аягына эләктергән сноубордта карлы таудан төшүне ала.
SO22-Skiing-icon.png
Тау чаңгысы спорты карлы таудан ныгыткычлар белән беркеткән һәм үкчәне фиксацияләгән чаңгыда зур тизлек белән төшүдән гыйбарәт.

АДРЕС

Татарстан Республикасы, Югары Ослан районы, Савино авылы

ТЕЛЕФОН

+7 (843) 221-66-11

НИЧЕК БАРЫРГА

Объект Казаннан 35 км ераклыкта урнашкан. Комплекска кадәр автомобиль яки автобус белән барып була. Кемнәр Казаннан машинада бара, аларга шәһәрдән М7 федераль трассасындагы Горький шосссесы урамы буйлап чыгарга туры киләчәк. Боҗралы чишелештә, Яшел Үзән районының административ чикләре билгесенә җитмичә, Ульяновск күрсәткән якка барырга. Идел елгасындагы күпердән соң яңа юл буенча Мәскәү ягына таба барырга (Ульяновск күрсәткән якка борылмаска). Мәскәү трассасыннан "Свияжск калкулыклары" күрсәткече буйлап уңга таба борылырга.