DJI_0313.JPG

Спорт сарае

Эксплуатациягә тапшырылган: 1966 елның октябре
Сыешлылыгы: 3 523 кеше

Боз сарае – Казанның иң төп спорт корылмаларының берсе. Объектта укыту-күнекмә дәресләре, халыкара һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышлар уза.

 Сарай үз эченә ике боз мәйданчыгын ала, алар икесе дә халыкара спорт ярышлары таләпләренә җавап бирә. 2005 елга кадәр Боз сарае «Ак Барс» хоккей командасы аренасы иде.

1998 елда булган реконструкция һәм 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Боз сараеның масштаблы спорт һәм мәдәни чаралар уздыру өлкәсендәге мөмкинлекләрен шактый арттырдылар. 2016 елда объект катнаш командалар арасында керлинг буенча дөнья чемпионатын кабул итте.

DSC_8349.JPG
 

SO22-Figure-Skating-icon.png
Бер яки ике спортчының боз өстендә музыкага тимераякларда шуу юнәлешен үзгәртеп һәм өстәмә элементлар үтәп хәрәкәтләнүдән гыйбарәт спорт төре.
SO22-Short-track-icon.png
Тимераякларда йөгерү спорты, аның асылы 111,12 метрлы бозлы трассаны мөмкин кадәр тиз үтүдән гыйбарәт.

АДРЕС

Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 1 нче йорт

ТЕЛЕФОН

+7 (843) 292-27-77

НИЧЕК БАРЫРГА

Мәскәү урамы, «Боз сарае» тукталышы:
6, 35, 35а, 37, 47 нче санлы автобуслар
7 нче санлы троллейбус

«Үзәк стадион» тукталышы:
6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 75, 91 нче санлы автобуслар
7 нче санлы троллейбус
«Кремль» метро станциясе