ski_biathlon_complex.jpg

Чаңгы-биатлон комплексы

Эксплуатациягә кертү планлаштырыла: 2022
Сыешлылыгы: 500 урын

Яңа заманча чаңгы-биатлон комплексы Казаннан 14 км ераклыктагы Тынычлык бистәсендә урнашчак. Стадион үзендә якынча 500 урын сыйдырачак, ә биатлон өчен ату зонасы үз эченә 30 коридор алачак дип планлаштырыла.

Комплекс ике бинадан торачак. Алар эчендә чаңгыны прокатка биреп тору бүлмәләре, вакс-кабиналар, конференц-заллар, тайминг, секретариат, жюри һәм комментаторлар бүлмәләре, шулай ук душ бүлмәләре һәм кафелар урнашачак.

Трасса озынлыгы 5 км, ә киңлеге 12 м тәшкил итәчәк. Махсус киртәләр ярдәмендә трасса озынлыгын түгәрәк эчендә 0,8 километрдан алып 3,750 километрга кадәр үзгәртеп булачак. Объект профессиональ спортчылар өчен дә, чаңгы спортын яратучылар өчен дә күнекмәләр ясау, шулай ук төрле дәрәҗәдәге ярышлар оештыру урыны булып хезмәт итәр дип планлаштырыла.

SO22-Cross-country-skiing-icon.png
Чаңгы ярышларында спортчылар махсус әзерләгән карлы трассада чаңгылары һәм чаңгы таяклары ярдәмендә дистанцияне вакытка үтүдә ярышалар.

АДРЕС

Казан, Тынычлык бистәсе, Яңа Дәүләки урамы

НИЧЕК БАРЫРГА

“129 номерлы мәктәп” тукталышы, 23, 56, 102 нче номерлы автобуслар.