Kazan_Tennis_Academy.jpg

Казан теннис академиясе

Эксплуатациягә кертелгән: 2009 елның октябре
Сыешлылыгы: 3350 урын

Казан теннис академиясе – яңа җайланмалар белән җиһазландырылган заманча комплекс. Аның территориясендә 35 ачык һәм ябык корт бар – бу аны Европада иң зур теннис академияләренең берсе итә.

Казан теннис академиясе 2009 елда ачылды. Академия XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларының берсе – биредә теннис һәм бадминтон буенча ярышлар узды. Ел саен академиядә Казан Кремле кубогы үткәрелә.

Академиянең алгы фасады теннис ятьмәсе, ракеткалар һәм туп рәвешендәге оригиналь фигуралар белән бизәлгән. Үзенең зур мәйдан биләүче территориясе һәм саллы техник базасы ярдәмендә Казан теннис академиясе универсаль спорт комплексы сыйфатында файдаланыла һәм төрле ярышлар кабул итә ала.

SO22-Floorball-icon.png
Универсаль спорт төре, аның белән төрле яшьтәге һәм төрле физик әзерлекле кешеләр шөгыльләнә ала.

Адрес

Казан, Оренбург тракты, 101

Телефон

+7 843 221-24-96

Ничек барырга

Җиңү Проспектындагы “Көньяк” тукталышы:
Автобуслар: №4, 22, 33, 34, 37, 45

“Кояшлы шәһәр микрорайоны” тукталышы
Трамвайлар: №5, 5а