Программалар һәм чаралар

Спорт программаларыннан тыш, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннары интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган спортчыларны җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә һәм спорт белән шөгыльләнүгә катнаштыруга юнәлдерелгән бик күп программалар һәм чараларны үз эченә ала

"Сәламәт атлетлар" программасы

Программа спортчыларның сәламәтлеген һәм физик торышын бәяләүгә юнәлдерелгән. Программаның максаты булып һәр спортчының шөгыльләнү, Махсус Олимпиадада катнашу мөмкинлекләрен арттыру, һәм шулай ук тормышларын яхшы якка үзгәртү тора.
Сәламәт күзләр
Күз күремен тулаем тикшерү, медицина, кояш һәм спорт күзлекләренә рецепт бирү
Сәламәт ишетү сәләте
Ишетү органнарын тулаем тикшерү, тәрбияләү һәм дәвалау буенча тәкъдимнәр билгеләү
Сәламәт елмаю
Тешләрне тулаем тикшерү, тешләрне тәрбияләү буенча киңәшләр бирү
Күңелле фитнес
Скрининг үткәрү һәм тезасты сеңере мускулы, балтыр мускулы, җилкә ротаторы һәм ботны бөкләүче мускулларның сыгылмалылыгын, корсак прессы һәм түбән очлыклар мускулларының функциональ көчен, шулай ук тигезлекне тикшерү.
Сәламәт аяклар
Түбән очлыклар буыннарына скрининг һәм биомеханика үткәрү.

Инклюзив программалар

Программаның максаты булып спортчыларны җәмгыять белән интеллект үсешендә үзенчәлекләре булган кешеләр арасындагы каршылыкларны җиңү юлы белән җәмгыять тормышына кушылырга ярдәм итү тора.
young athletes.jpeg
"Яшь атлетлар" программасы
2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге интеллектуаль мөмкинлекләре чикләнгән һәм чикләнмәгән балаларны уникаль спорт-уен эшчәнлекләрендә катнаштыру өчен билгеләнгән.
motor activity training program.jpeg
Хәрәкәт активлыгы буенча шөгыльләнү программасы
Авыр яисә тирән акылга зәгыйфь һәм физик яктан җитди тайпылышлары булган атлетларның махсус спорт чараларында катнашуы өчен билгеләнгән.
2011 World Games Athens
Юнифайд спорты
Программа Махсус Олимпиада спортчыларын һәм акыл үсешендә үзенчәлекләре булмаган кешеләрне күнекмә дәресләре һәм ярышлар өчен спорт командаларына берләштерә.
host town.jpeg
"Кабул итүче шәһәр" программасы
Программаның максаты булып спортчыларга климатка җайлашырга һәм ял итәргә мөмкинлек бирү, шул ук вакытта Уеннарда катнашучыларны кабул итүче илнең мәдәнияте белән таныштыру, шулай ук волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән аралашу аша спортчыларны җәмгыятькә интеграцияләү тора.