Кабул итүче як

Россия

Russia 1 (1).jpg

Россия – дөньяда мәйдан ягыннан иң зур ил. Россияда 146 млн. кеше яши, һәм ул халык саны буенча башка илләр арасында тугызынчы урында тора.

Дәүләт теле – рус теле. Ул илнең барлык төбәкләрендә таралган һәм 190 артык милләт вәкилләрен берләштерә. Россия составына 85 субъект керә.

Төп акча берәмлеге – сум (₽). Бер сум 100 тиенгә тигез.

Россиянең башкаласы – Мәскәү. Санкт-Петербургны Россияның мәдәни башкаласы дип атыйлар, ә Казан Россияның спорт башкаласы исемен йөртә, анда 2022 елда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак.

culture.jpg

Фән һәм мәдәният

Россия – күренекле язучылар һәм шагыйрьләр, рәссамнар һәм архитекторлар, музыкантлар һәм композиторлар, галимнәр һәм космонавтлар, тикшеренүчеләр һәм уйлап табучылар, беренче ачучылар һәм сәяхәтчеләр ватаны.

Ил вәкилләре дөнья фәне һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керттеләр, математика, физика, химия, медицина, биологиядә ачышлар ясадылар; дөньяга сынлы сәнгать һәм әдәбият, архитектура һәм ландшафт дизайны, музыка һәм театр өлкәсендә шедеврлар бүләк иттеләр.

Россиядә мәдәни-тарихи мираска сакчыл карыйлар: милли һәйкәлләрне саклау, территория үсеше буенча даими яңа программалар барлыкка килә, музей һәм театрлар ачыла.

Россия мәдәнияте күпкырлы һәм төрле, чөнки дөньядагы иң зур ил территориясендә күп халык яши

Моннан тыш, РФ территориясендәге архитектура объектлары, тарихи-мәдәни һәм табигый объектлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Табигать

Россиянең табигый матурлыгы – илнең нәкъ йөрәгендә урнашкан куе Себер урманнары, Урал, Алтай һәм Кавказ таулары, Камчатка сопкалары һәм янартаулары, Карелиянең төче күлләре һәм планетаның иң тирән күле – Байкал. Россиядә Европаның зур елгасы – Идел ага. Россияда барлыгы 30 артык милли парклар һәм 80 артык тыюлыклар урнашкан.

Россия минераль һәм энергетик ресурслар байлыгына ия, һәм энергия җитештерүче алдынгы илләрнең берсе булып санала.

nature1.jpg
1  of  6
nature3.jpeg
2  of  6
nature2.jpg
3  of  6
nature4.jpg
4  of  6
nature5.jpg
5  of  6
nature6.jpg
6  of  6
1  of  6
1 of 6

Туризм

Россияда яшәүчеләр һәрвакыт кунакчыл, ачык күңелле булулары белән аерылып тордылар, шуңа күрә кунакларны илнең һәр төбәгендә теләп каршы алалар. Туристларны һәм сәяхәтчеләрне борынгы шәһәрләр, пляжлар, диңгез ярлары, тау чаңгысы курортлары һәм альпинизм, җәяүлеләр походы һәм салда йөзү, гастрономия шедеврлары һәм башка нәрсәләр җәлеп итә.

tourism.jpg

Соңгы елларда арткан туристлар агымы кунакханә һәм отельләр төзелеше артуга китерде, шуңа күрә кунаклар төрле бюджетка туры килгән вариантларны сайлый ала.

Үсеш алган транспорт инфраструктурасы шәһәр эчендә һәм тулаем ил буенча җәмгыять транспортларында тиз хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә.

cuisine.jpg

Аш-су

Рус халык ашлары бөтен дөньяга танылган һәм хәтта аш-суга талымлы сәяхәтчеләрне дә битараф калдырмый.

Илнең һәр төбәгендә кабатланмас үз рецептларын очратырга мөмкин, шулай да бар җирдә дә коймак, борщ һәм кәбестә ашы, пилмән, бәлешләр, төрле төрдәге боткалар кебек традицион ризыклар киң таралган. Шулай ук икмәк эчемлеге куас киң таралган.

Спорт

Россиядә традицион рәвештә спортка зур игътибар бирелә, һәм ел саен зур спорт-массакүләм чаралары һәм спартакиадалар уздырыла. Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада, Сочида 2014 елгы кышкы Олимпия уеннары, Красноярскта 2019 елгы Бөтендөнья кышкы Универсиада, Россиядә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты™ Россиядә спорт объектлары сыйфатында бай мирас калдырдылар. Бөтен ил буйлап халыкны мөмкин кадәр күбрәк спорт яшәү рәвешенә җәлеп итүче төрле федерацияләр һәм клублар, берләшмәләр һәм секцияләр эшли.

sport1.jpg
1  of  7
sport2.jpg
2  of  7
sport4.jpg
3  of  7
sport3.jpg
4  of  7
sport5.jpg
5  of  7
sport6.JPG
6  of  7
sport7.jpg
7  of  7
1  of  7
1 of 7

Бүлешергә