Радиоэлектрон чаралар

Казандагы 2023 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары вакытында радиоэлектрон чараларны куллану турында гомуми белешмә

Радиоэлектрон чараларны (РЭЧ) Россия Федерациясе территориясендә куллану Россия Федерациясе законнары һәм элемтә өлкәсендәге норматив документлар нигезендә гамәлгә ашырыла

"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итүче федераль хезмәт (Роскомнадзор) белән берлектә тиешле уртак килешүләр һәм кабул ителгән документлар кысаларында Казандагы 2023 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын әзерләү һәм аны үткәрү вакытында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының (Татарстан) якын районнарында радиоешлык спектры һәм радиоэлектрон чаралар белән идарә итү эшчәнлеген башкара.

Казандагы Уеннарны оештыручы – "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО Уеннар чараларын үткәрү мәнфәгатьләрендә радиоешлыклы спектрдан тоткарлыксыз файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән Уеннар чаралары уздыру объектларында РЭЧ куллануны чикләү буенча өстәмә чаралар күрә.

Уеннар объектларындагы РЭЧлардан куллану өчен РЭЧлардан файдаланучы һәркемгә, чикләүләрсез кулланыла ала торган РЭЧлар исемлегендә (алга таба – Исемлек) күрсәтелгән РЭЧлардан кала, мәҗбүри рәвештә гражданлык билгеләнешендәге РЭЧлардан файдалану өчен радиоешлыклар һәм радиоешлыклы каналлардан файдалануга рөхсәт алырга һәм РЭЧны Роскомнадзорның җирле идарәсендә теркәргә кирәк булачак.

РЭЧны маркировкалау каралмаган. Чараларны үткәрү вакытында Уеннар объектларында Роскомнадзор хезмәткәрләре радиоконтроль буенча эшләр алып барачак.

Уеннарда РЭЧ куллану өчен radio@dspkazan.com адресына ирекле формада заявка җибәрергә була. Хат темасын "Заявка на получение РЭС" дип билгеләргә кирәк

РЕК алу процедурасы һәм Уеннарга керү өчен рөхсәт мәҗбүри булган РЭЧ төрләре:

  • Фиксацияләнгән элемтәнең чыбыксыз линияләре
  • Күчмә элемтәнең чыбыксыз линияләре
  • Иярчен элемтәсенең стационар станцияләре
  • Иярчен элемтәсенең яңалык репортажлары станцияләре
  • Радиосөйләшү җайланмалары урнаштырылган коры җир күчмә радиостанцияләре
  • Чыбыксыз видеокамералар
  • Чыбыксыз колак мониторлары
  • Тәрҗемә системалары
  • Телеметрия һәм телеидарә системалары
  • Чыбыксыз микрофон
  • Киң полосалы чыбыксыз радиоэлемтә нокталары.

Чикләүләрсез кулланыла торган РЭЧ исемлеге (Үзгәрешләр кертелергә мөмкин). Бөтен мәгълүмат сайтта урнаштырылачак):

  • кәрәзле элемтә операторларының абонент станцияләре
  • ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен колак радиоҗайланмалары
  • автомашиналарның сак радиосигнализациясе җайланмалары
  • "Wi-Fi" стандартындагы абонент җайланмалары, шул исәптән эчтә урнаштырылганнары
  • "Bluetooth" технологиясе радиоэлектрон чаралары, шул исәптән эчтә урнаштырылганнары.

Күрсәтелгән РЭЧларга рөхсәт алу кирәкми һәм алар Казан шәһәрендәге Уеннарның барлык объектларында да чикләүләрсез кулланыла ала (әгәр бу объектка килүнең аерым кагыйдәләре белән каралмаган булса).

Уеннарда РЭЧ куллануга кагылышлы сорауларны radio@dspkazan.com адресына юллап була

Бүлешергә