Кабул итүче як

Казан

winter kazan kremlin.JPG

Казан – меңьеллык тарихы булган һәм бай мәдәниятле шәһәр, Россиянең иң алдынгы һәм кунакчыл төбәкләренең берсе – Татарстан Республикасының башкаласы булып тора.

Традицияләр синтезы

Казан – Европа һәм Азия культуралары, христианлык һәм ислам синтезы гәүдәләнеше. Менә инде ничә гасыр дәвамында биредә тынычлык һәм бердәмлек, үзара ярдәм һәм сабырлык мохитендә төрле дин һәм йөз унбиштән артык милләт вәкиле яши. Алар арасында иң күп санлылары – татарлар һәм урыслар. Мондый синтезның иң күренекле үрнәге булып Казан Кремле санала: аның территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм православ Благовещенск соборы янәшә урнашкан.

DJI_0354.JPG
1  of  4
DJI_0442.JPG
2  of  4
DJI_0358.JPG
3  of  4
001 (33).JPG
4  of  4
1  of  4
1 of 4

2005 елда Казан үзенең меңьеллыгын билгеләп үтте

Россиянең спорт башкаласы

Казанда спортны бик яраталар. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 шәһәргә казанлылар һәм башкала кунаклары яратып йөри торган төрле спорт объектлары, клублар һәм секцияләр сыйфатында бай мирас калдырды. Яхшы үсеш алган инфраструктура ярдәмендә биредә зур халыкара ярышлар уздырылды: Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионаты 2015, 2017 елгы FIFA конфедерацияләр кубогы, 2018 елгы футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчлары һ.б.

Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын уздыру өчен бик туры килә. Шәһәр инфраструктура объектларына ия, һәм зур турнир һәм ярышларны беренче тапкыр гына кабул итми.

Казанда узган халыкара спорт ярышларын үткәрү дәрәҗәсе югары булуын дөньяның спорт җәмәгатьчелеге инде берничә тапкыр билгеләп үтте

Туризм өчен идеаль

Уңайлы һәм куркынычсыз ял, бай тарихи мирас һәм мәдәният объектлары төрлелеге, татар аш-суы шедеврлары һәм җирле яшәүчеләрнең кунакчыллыгы Казанга инде 3,5 миллионнан артык турист җәлеп иттеләр.

Татарстан Республикасында ЮНЕСКО бөтендөнья мирасының 3 объекты урнашкан – Казан Кремле, Бөек Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендәге Успение соборы.

2005 нче елда Казан әһәмиятле дата – шәһәрнең меңьеллыгын билгеләп үтте.

Татарстан башкаласында истәлекле урыннар күп, алар белән Татарстан Республикасының рәсми туристлар порталында visit-tatarstan.com танышып була.

001 (79).JPG
1  of  4
001 (80).JPG
2  of  4
001 (48).JPG
3  of  4
DJI_0293.JPG
4  of  4
1  of  4
1 of 4

Шәһәрнең мәдәни тормышы

Татарстанның меңьеллык тарихлы башкаласының мәдәни тормышы халыкара дәрәҗәдәге күп санлы форумнарга бай. Алар арасында Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивале, С.Рахманинов исемендәге "Ак сирин" фестивале, "Алтын көз" open-air фестивале, Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале, шулай ук "Тәмле Казан" фестивале, "Аксенов-фест" әдәби фестивале һәм халыкара мөселман киносы фестивале бар. Казанда 9 театр, 34 дәүләт музее, шәхси галереялар, С.Сәйдәшев исемендәге зур дәүләт концертлар залы һәм 2 филармония бар.

Казанның йөзек кашы –шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан Казан Кремле

Алдынгы технологияләр һәм мәгариф

Казанда 125 илдән килгән 200 меңнән артык студент белем ала, шулай ук биредә Россиянең иң югары уку йортларының берсе урнашкан. Шәһәр инвестицияләр һәм төзелеш буенча алдынгы урыннарны били һәм илдә иң зур икътисади һәм фәнни-белем бирү үзәкләренең берсе булып тора. Биредә Россиянең иң зур технопарклары булган "ИТ-парк" һәм "Идея" эшли, шулай ук Татарстан Республикасы башкаласыннан ерак түгел югары технологияләр шәһәре Иннополис урнашкан.

2019 елда Казанда "Ворлдскиллс" стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты узды. Якын арада шәһәрдә WorldSkills Russia дип аталган федераль технологияләр үзәге ачарга планлаштыралар.

Зур әһәмияткә ия мәдәни-тарихи объектларны реставрацияләү, яңа юллар һәм метро төзү, инфраструктура өлкәсендәге үзгәртеп корулар һәм шәһәр җәмгыять урыннары үсеше концепциясен тормышка ашыру шәһәргә чәчәк атучы мегаполис төсе кертте, моны, һичшиксез, казанлылар да, шәһәр кунаклары да билгеләп үтә.

4.jpg
1  of  7
15.jpg
2  of  7
12.jpg
3  of  7
001 (37).JPG
4  of  7
0007.jpg
5  of  7
001 (19).JPG
6  of  7
DJI_0415.JPG
7  of  7
1  of  7
1 of 7

Бүлешергә