Navka.png
Татьяна Навка
Россия фигуралы шуу остасы, 2006 елгы Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы (2004, 2005), өч тапкыр Европа чемпионы (2004-2006), фигуралы шуу буенча Гран-при финалының өч тапкыр чемпионы (2003-2005). ISU Skating Awards 2020 жюри әгъзасы. Россиянең җәмәгать эшлеклесе.
Ovechkin.png
Александр Овечкин
Россия хоккейчысы, Стэнли Кубогы иясе, алкалы хоккей буенча дөнья чемпионы
Nechaev.jpg
Алексей Нечаев
Россия бизнесмены һәм сәясәтче, Faberlic фәнни-җитештерү компаниясенә нигез салучы.
Legkov.png
Александр Легков
Россия чаңгычысы, 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарында марафонда Олимпия чемпионы һәм көмеш призеры.
Solovieva.png
Ксения Соловьева
"Vogue Россия" баш редакторы
&nbsp
Аида Гарифуллина
Танылган опера җырчысы
Махсус Олимпиада Уеннарын безнең илдә уздыру мөмкинлегенә ирешү зур бәхет. Махсус Олимпиада спортчыларында күпме яхшылык, максатка омтылыш, җиңеп чыгу, ихтыяр көче күренә. Кешеләргә алардан әлеге сыйфатларга һәм тормышка карашларында күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле
Navka.png
Татьяна Навка
Мин спорт белән шөгыльләнүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне геройлар, чын көрәшчеләр дип саныйм. Бернигә дә карамастан, алар ышануларын һәм тормыштан ләззәт алуларын дәвам итәләр. Мин Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын хуплыйм, чөнки сәламәтлекләренә бәйсез рәвештә һәркемнең үзен, потенциалын ачу мөмкинлекләре булырга тиешлегенә ышанам
Ovechkin.png
Александр Овечкин
Үсеш теләге һәм кешелек культурасы безне башка төрләрдән аерып тора. Кайчак без зарланабыз, ләкин кешеләрнең шулкадәр күп нәрсәгә ирешә алганын белә торып, ничек моңа җөрьәт итә алабыз. Махсус Олимпиада бердәмлек һәм үзеңнең ялгыз түгеллегеңне тою хисен бирә
Nechaev.jpg
Алексей Нечаев
Без бер-беребезгә үзебезнең ниндидер үзенчәлегебез бар икәнен күрсәтергә тиеш түгел. Без барыбыз да бертөсле, без барыбыз да бер. Махсус Олимпиада спортчылары – бик көчле рухлы кешеләр. Мин үземне алар кебек үк шөгыльләнергә һәм ярышырга мәҗбүр итә алуыма икеләнәм
Legkov.png
Александр Легков
Эмпатия сәләте, башка кешене аңлау сәләте безне кеше итә дә инде. Синең кебек үк башка берәүнең дә паркта таганда атынырга, шушы дөньяга, нәкъ шундый ук тормышка хакы булуын аңлап кабул итү – ул норма. Кешеләр курка, чөнки белмиләр. Махсус Олимпиаданың максаты – аңлату, сөйләү һәм кешеләрнең курыкмавына ирешү. Бу Олимпиада шул ук вакытта безнең барыбыз өчен дә әле, чөнки шушындый ярышлар аша гына җәмгыять кайгы-хәсрәт бүлешергә, гуманизмга һәм рәхимсез булмаска өйрәнә
Solovieva.png
Ксения Соловьева
Махсус Олимпиада – гади спорт уеннары гына түгел. Бу төрле – тел, дин, физик һәм акыл үсеше аермаларында әһәмияте булмаган бәйрәм. Бу вакыйга атлетларга гына түгел, ә берләшер һәм бер-беребезне аңлар өчен барыбызга да кирәк. Мин бары бергәләп үсеш үзенчәлекләре булган яшьләргә терәк булып, һәм аларның потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлекләр булдырып кына, инклюзив җәмгыять төзеп булачагына ышанам
&nbsp
Аида Гарифуллина