Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча II Бөтенроссия Спартакиадасы Казанда 2022 елның 29 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә узачак.

Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Бөтенроссия ярышлары

Россия, Казан шәһәре,
2021 елның 3-7 мае
Ярышлар турында

Махсус Олимпиаданың флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Бөтенроссия ярышлары Казанда 2022 елгы Бөтендөнья Махсус Олимпиада кышкы уеннарының тест чаралары кысаларында үтте: аларны үткәрү булачак халыкара вакыйганы кабул итүче шәһәрнең әзерлеген тикшерергә ярдәм итте.

Ярышларда интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган 150 якын атлет һәм юнифайд-партнер катнашты.

Floorball during the Special Olympics Sweden Invitational Games in Duved  on February 01, 2020
Флорбол
Флорбол – төрле яшьтәге һәм төрле физик әзерлекле кешеләр шөгыльләнә ала торган универсаль спорт төре. Уен өчен бары кәшәкә, хоккей капкалары һәм форма гына кирәк. Башка туплы хоккей төрләрендәге кебек үк, команда бөтен матч дәвамында мәйдандагы 5 уенчыдан һәм капкачыдан тора.
badminton center (2).jpg
Уздыру объекты
Ярышлар "Бадминтон үзәге" уку-спорт комплексында узды. Объект 2016 елда Казан теннис академиясе территориясендә ачылды. Ул хәзер Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе структурасына керә.

  • Бинаның гомуми мәйданы 3000 м2 артык
  • 300 тамашачы сыйдырышлы

Адресы: Казан, Оренбург тракты, 99

Ничек барып җитәргә:

  • "Универсиада Авылы" тукталышы (Ак.Парин ур.): 47 нче номерлы автобус, 8 нче номерлы троллейбус
  • "Көньяк" тукталышы: 4, 22, 33, 37, 45, 55 нче номерлы автобуслар
  • "Кояшлы шәһәр" тукталышы: 5 нче номерлы трамвай
Турнир алдыннан командаларны дивизионнарга бүлү буенча квалификация ярышлары уздырылды.
Ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары һәр дивизионда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында билгеләнде.
Турнир матчларының йомгаклау беркетмәләре һәр ярыш көне азагында урнаштырылды.

Аккредитация

Ярышларны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан барлык клиент төркемнәре дә мәҗбүри аккредитация узарга тиеш булды.

Системада уңышлы теркәлгән катнашучы махсус аккредитация бейджы алды, ул зат башкара торган эшләр нигезендә объектларга керү һәм сервислардан файдалану мөмкинлеген бирде. Акредитация бейджы ярышларны үткәрү вакытында бердәнбер рәсми раслаучы документ булып торды.
Делегацияләр (спортчылар һәм рәсми затлар)
31 март 2021, 02:23 PM
Делегация әгъзаларын теркәү делегациянең бер җаваплы заты тарафыннан башкарылды.
1 Min Read
Медиа вәкилләре
31 март 2021, 02:11 PM
Медиа вәкилләрен теркәү басманың бер җаваплы заты тарафыннан башкарылды.
1 Min Read
Персонал һәм подрядчы оешмалар
31 март 2021, 02:29 PM
Оешманың барлык җәлеп ителгән вәкилләрен теркәү оешманың җаваплы бер заты тарафыннан башкарылды.
1 Min Read
Техник рәсми затлар (судьялар һәм техник делегатлар)
31 март 2021, 02:15 PM
Техник рәсми затларны теркәү Оештыру комитеты вәкиле аша башкарылды.
1 Min Read
spectators.jpg

Сервислар

Тамашачыларга
Ярышларга бары спортчыларның ата-аналарына керү рөхсәт ителде.

  • Коронавирус инфекциясен таралу куркынычы булу сәбәпле, объектка битлектән керү генә рөхсәт ителде, шулай ук чара дәвамында да битлектән йөрү мәҗбүри иде.
  • Оештыручылар спортчыларның ата-аналарыннан социаль дистанцияне саклауларын сорадылар, шул исәптән трибуналарда да араларда берәр буш урын калдырып утыртылды.
  • Объектка кергәндә температураны тикшерделәр.
Делегацияләргә
Делегацияләргә уңайлы булсын өчен, чара буенча барлык кирәкле мәгълүмат тупланган техник кулланма эшләнде. Кулланма белән монда танышырга мөмкин.

Оештыручылар